Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

АЧЫКТАН-АЧЫК СӨЙЛӘШҮ

–Без сезне өйрәтүне планлаштырмыйбыз. Очрашуның максаты – күбрәк аудиторияне тыңлау, сез безгә җиткерергә теләгән, борчыган көндәлек проблемаларыгызның асылына төшенү һәм булышлык итү. Иң мөһиме, әлеге проб­лемаларның чишелешен табарга кирәк.

  Узган атнада  аграр көл­лиятнең иркен актлар залында районыбыз кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре белән  очрашуда  Татарстан Президенты каршындагы эшкәмәрләр хокукларын яклау буенча  вәкаләтле  вәкил  Тимур Нагуманов әнә шулай дип белдерде. «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» про­екты кысаларында үткә­рел­гән чарада район башлыгы Рәис Миңнеханов, Фе­дераль са­лым хезмәте идарәсе җи­тәк­чесе урынбасары Андрей Никиташин, республика прокуроры урынбасары Марат Долгов, РТ гарантия фонды җитәкчесе Тимур Темиргалиев катнашты.

 Беренче  булып  сүз алган  Рәис Нургали   улы кече һәм  урта  бизнес  субъектларына булдырылган кредит линияләре, лизинг системалары өчен хөкүмәткә, шулай ук җәйге чорда укучыларны эшкә  кызыксындырган өчен  эшмәкәрләргә рәхмәт белдерде. Эшче һөнәрләр елында бу мәсьәләгә игътибарны  тагын да арттыру  кирәклеген искәртте..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев