Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әгәр исән булса, актив җәмәгать эшлеклесе Расих Сабировка шушы көннәрдә 70 яшь туласы иде.

Мәрхәмәтсез үлем Расих Хәсән улын 2020 елда арабыздан тартып алды. Ул озак еллар җитәкче урыннарда партия, совет органнарында эшләде. Гомеренең соңгы көненә кадәр Саба районы ветераннар (пенсионерлар) советын җитәкләде, бу вазифаны соңгы көненә кадәр зур тырышлык һәм намус белән башкарды. Район тормышының үзәгендә кайнады.

Расих Сабиров Бөек Ватан сугышы тыл фронты каһарманнарының исемнәрен мәңгеләштергән Хәтер китабын чыгаруда башлап йөрүче һәм авторы дабулды. Улмоңарчы беркем тотынмаган гаять зур җәмгыяви әһәмияткә ияэшкә алынды, башка җәмәгать оешмалары, җирле үзидарәләр, мәгариф, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре белән даими элемтәдә булып, эзләнүче, тарихчы буларак таачылды. Расих Сабиров социаль, мәдәни һәм рухи тормышыбызда шактый зур роль уйнаган мөхтәбәр затларның берсе. Аның хезмәтләре безнең өчен зур кыйммәткә иябайлык. Шуңа күрә аны вакытсыз югалту район өчен зур фаҗига булып кабул ителде. Үзе артыннан якты эзкалдырып китте. Күпме планлаштырган эшләре, тормышка ашырасы планнары калды. Үткәннәрдән киләчәккә районыбыз кешеләре турында мирас калдыру өчен борчылып яшәде. Урыны оҗмахта булсын. Без аның игелекләрен яхшы яктан гына искә алсак иде.

САГЫНАЛАР СИНЕ
Бүген сиңа җитмеш булыр иде,
Булыр идең табын түрендә.
Ләкин язмыш без дигәнчә түгел,
Калдың бары күңел күгендә.

Нинди генә эшкә тотынсаң да,
Күркәм булыр иде эшләрең.
Хәзер бары сагынып сөйләр өчен
Калды бары синең төсләрең.

Район тарихында армый-талмый
Хезмәтеңне камил белүче.
Үзйөрәгең-җаның аша кичереп
Хәтер китапларын төзүче.

Тарих битләренә уяр өчен
Хезмәт батырларын барладың.
Тынгысызлык, эзләнүләр аша
Шәхесләрне табып данладың.

Күпме эшең калды эшләнмичә,
Планнарың әле күп иде.
Иңнәрендә изге ният белән 
Илһамланып тартыр йөк иде.

Килер буыннар да бәяләсен
Аның куйган олы хезмәтен.
Үткәннәрне киләчәккә илтер
Хәтер җебен җилләр өзмәсен.

Сагыналар сине якыннарың,
Балаларың, хәләл җефетең.
Кылган догалары кабул    булсын,
Тыныч йокла, Саба егете.
Сәрия Хафизова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев