Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җәяүле, сиңа әйтәм, йөртүче, син тыңла

Районыбыз юлларында “Җәяүле” профилактика чарасы бара.

“Җәяүле”  профилактика чарасы

  Татарстанда, шул исәптән районыбыз  юлларында 4 марттан  “Җәяүле” профилактика чарасы бара. Бу көннәрдә җәяүле кичүеннән узганда машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә кагыйдәне үтәүләре ЮХИДИ инспекторларының икеләтә игътибарында булачак.  “Җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәү, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә җәяүлеләр тарафыннан яктылык кайтаручы элементлар кулланмау белән бәйле кагыйдә бозуларны кисәтү буенча максатчан эш алып барыла. Автомобиль  йөртүчеләр “зебра”да  җәяүлеләр  булмаган очракта да  тизлекне киметергә тиешләр. Чара кысаларында җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәүчеләр,  юлны тиешле урында аркылы чыкмаучылар җаваплылыкка тартылачаклар”, – диде ЮХИДИнең район  бүлекчәсе начальнигы  Марат Гаязов. Чара 13  мартка  кадәр дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев