Әйдә киттек базарга, майлы ботка ашарга, Нәүрүзбикә карарга
Бүген Саба мәдәният йорты каршында берьюлы ике бәйрәм – ярминкә һәм кыш озату - “Нәүрүз” йоласы үткәрелде
Бүген Саба мәдәният йорты каршында берьюлы ике бәйрәм – ярминкә һәм кыш озату - “Нәүрүз” йоласы үткәрелде. Шулай итеп, берничә елдан соң “кызыл базар” үзенең тарихи урынына әйләнеп кайтты. Якшәмбе көнендә базарга йөрү элек-электән халыкның матур традициясе булып яшәгән. Ярминкә шуның бер кайтавазы инде ул. Ял көнендә кызыл базарга чыгу безнең канда саклана. Фольклор жанрында әлеге традиция болай сурәтләнә: майлы ботка бирермен, майлы ботка казанда, тәти кашык базарда, әти китте базарга, тәти кашык алырга...
Хәзер дә ярминкәгә чыгып нәрсә булса да алып кайту шактый гаиләләргә хас күренеш. Кибеттән алганга караганда икенче төрлерәк була ул. Сабалылар гына түгел, якын-тирә авыллардан килүчеләр май-сөт продуктлары, ит һәм ит ризыклары, кондитер әйберләре сату рәтләрендә кайнашты. Балык белән балны тансыкка алдылар. Ашлык төяп килгән машина хужалары сатып бетердек инде, илтеп кенә бирәсе, диештеләр. Бәяне бер сумга төшерү дә үзенекен итте, ахры. Чебиләргә тартып бирергә борчак сатып алырга килүчеләрнең генә юлы уңмады.
Иң күңелле тамаша ботка пешерүчеләр урнашкан мәйданчыкта иде. Кесәдән акча чыгырып бирәсе юк, ашаганда телеңне йота гына күрмә. Гомумән биш урында пешкән майлы ботканы чират торып алдылар.
Аннары билгеләнгән вакытында Нәүрүз башланды. Әти-әниләр, әби-бабайлар балалары һәм оныклары белән борынгыдан килгән йоланы һәм күңелле уеннарны карарга җыелдылар. Яңгыр да тыйлыкты. Саба мәдәният йорты хезмәткәрләре кышны озату, язны каршылау бәйрәмен халык күңеленә хуш килерлек итеп оештырды. Нәүрүзбикә белән Кыш бабайны табышмаклар җавабын табуда көч сынаштырдылар. Ак сакаллы картның үз урынын Нәүрүз кызына бирәсе килми иде. Кыш бабай җиңелде. Башка елларда Нәүрүздән соң кышның беразга әйләнеп кайта торган гадәте бар иде. Быел язучы китабындагыча, “едва ли”. Чөнки язгы ташуның иң көчле көне дә бәйрәмгә туры килде. Кыш инеш буйлап “эреп акты”. Бәйрәмгә килгән балалар халкыбызның борынгы җырлы-уеннарын уйнадылар. Олыраклар гер күтәрде, кул көрәштерде, шашка уйнады.
Бәйрәм һәрберебезнең күңелендә сакланып калырлык булгандыр. Өлкән апаларыбыз яшьлекләренә кайткан кебек булса, балалар яңалык, милли бәйрәмебез белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев