Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Айгөл ХАҖИЕВА: “Балалар – миңа, Мин аларга береккән...”

27 сентябрьдә Россиядә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне билгеләп үтелде

 Танылган рус классигы Максим Горький: «Балаларны тәрбияли белү – ул талант һәм тормышны яхшы белүне таләп итүче бик зур дәүләт эше» дигән. Тәрбия эшенең асылын чагылдырган  әлеге сүзләр бервакытта да үзенең актуальлеген югалтмый.

Олы Нырты  балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл  Хаҗиева  бу сүзләрнең хаклыгына күптән инанган. Үзенең 25 ел гомерен нәниләр  дөньясында кайнауга багышлап, ул   үз эшенең  чын остасы, бай педагогик стажлы, тәҗрибәле, мәктәпкәчә белем бирү методикасын тирәнтен белүче 1 категорияле тәрбияче дәрәҗәсенә күтәрелгән.  Сабыйлар белән кулга-кул  тотынышып узган әлеге еллар эченә күпме сабырлык, тырышлык,  чиксез ярату сыйганлыгын  үзе генә беләдер. Гади итеп әйткәндә, тәрбияче булу – берьюлы 20гә якын сабыйга кайгырту, наз һәм игътибар күрсәтү, йөрәк җылыңны бирү  дигән сүз.  Балалар бакчасында өйдәге кебек рәхәт, тәрбияче апа әни кебек якын булганда гына үзенә җәлеп иттерә ала. Айгөл Миннияз кызы нәниләр арасында кайнап яшәве белән бик бәхетле.  Ул кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Урта мәктәптән соң Ленино-Кокушкинодагы һөнәри училищены тәмамлап, 1995  елда  Олы Ныртыдагы «Миләшкәй» балалар бакчасында  тәрбияче булып эшли башлый.   1996 елда  Кукмара районының  Ятмас Дусай авылы  егете Илнур  белән гаилә корып, иренең эше буенча Себернең Яңа Уренгой  шәһәренә китәләр. 1997 елда яшь пар   авылга кайтып, яңадан балалар бакчасына эшкә урнаша. Бүген “Миләшкәй” балалар бакчасына 19 бала йөри.  Кайчандыр Айгөл апаларында тәрбияләнгән егет-кызлар үзләре әти-әни булып, бүген сабыйларын бирегә китерәләр.  Айгөл ханым  һаман да  яраткан хезмәтенә тугры булып кала. Белемен тагын да камилләштерү өчен Казан педагогия көллиятен, соңрак  икътисад,  хокук һәм идарә  институтын тәмамлап, югары белем ала.

 «Мин эшли башлаган чорда ике төркемдә  44 бала тәрбияләнә иде.  Сабыйларны ул вакытта бакчага  10 айдан  алу рөхсәт ителде.  Данис дигән малай  бакчабызга  нәкъ 10  айда килеп, күз алдыбызда тәпи китте. Аның һәр адымына сөенә идек. Инде бүген Данис Вәлиев 2 яшьлек улы Данилне бакчага китерә”, – дип хатирәләрне барлый тәрбияче.

Эшли башлаган чорда  курку хисен җиңәргә балаларга булган мәхәббәте, аларның өмет белән янып торган күзләрен күрү ярдәм итә.  Бүген бөтен уңайлылыклары булган якты, җылы, гөл-чә­чәк­ләргә күмелгән бина сабыйларны әллә каян үзенә дәшеп тора.

“Укытучы була алмаганыма үкенмим,  барыбер гомер буе  шул өлкәдә – балалар белән эшләдем. Балаларны 1 сыйныфка  укырга, санарга, рәсем ясарга өйрәтеп озатабыз. Җилкәбезгә укытучыга  булган бурычлар йөкләнгән. Үземне башка хезмәттә күз алдыма да китерә алмыйм. Балалар – миңа, мин аларга береккәнбез”, – ди әңгәмәдәшем.

Сабыйның балалар бакчасына  йөри башлаган вакыты тәрбияче өчен дә, баланың  үзе өчен дә зур сынау чоры икәне билгеле. Айгөл Хаҗиева да  әти-әниләр белән элемтә никадәр ныграк  булса, балалар белән эшләү дә шулкадәр җиңелрәк би­реләсенә дә  күптән инанган.

“Айгөл  Миннияз кызын үз эше­нең остасы дип саныйм.  Анда  балаларны үзе янына җыю, туплау сәләте көчле. Таркауландырып җибәрергә ирек бирми. Әти-әниләр белән дә уртак тел таба белә. Дөрестән дә, методиканы  тулаем белеп эшли торган тәрбияче. Балаларга юл  йөрү кагыйдәләрен өйрәтү  буенча  ныклы эшчәнлек алып бара. Бу юнәлештә күп Мактау кәгазьләренә лаек булдык. Балаларның мәктәпкә әзерлеге  буенча да тотрыклы унлыкта барабыз.  Соңгы елларда балалар саны да 19-20дән кимегәне юк.  2017 елдан күләмле ремонт эшләре башкарылган заманча бинада хезмәт куябыз”, –ди  Олы Нырты балалар бакчасы мөдире Гөлсинә Каюмова.

Алар бергәләп 23 ел хезмәттәшлек итеп, балалар бакчасында  һәр сабыйга  физик яктан да, рухи яктан да уңайлы мохит  булдыруда кулга-кул тотынышып эшлиләр.

 “Әти-әниләрдән  балага “Ярамый!” дигән сүзне ешрак кабат­лауларын сорар идем. Нәрсә яра­мый икәнлегенә кечкенәдән төшендерсеннәр иде”, –ди тәҗ­рибәле тәрбияче.

Алар тормыш иптәше белән  бер кыз, бер ул үстереп, инде өч онык сөяргә өлгергәннәр.  Айгөл ханым 42 яшендә  дәү әни дигән бик тә дәрәҗәле һәм шатлыклы  статуска ия булган. Ә балалар бакчасында 19 сабыйның икенче әнисе ул,  аңа 19 самими күз карашы төбәлгән.  Аларның һәрберсе аерым дөнья, һәрберсенә аерым игътибар, җылы караш   кирәк.  Айгөл ханымның йөрәк җылысы барысына  да җитәрлек...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев