Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Айсаф Галиев истәлегенә икенче тапкыр көрәш турниры үткәрелде.

«Милләтеңнең якты кояшы син» дип исемләнгән бәйгедә Саба, Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Мамадыш районнарыннан 71 көрәшче катнашты

Бүген Иләбәр авылы янындагы Сабантуй мәйданчыгында махсус хәрби операция зонасында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган полиция капитаны Айсаф Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде.

«Милләтеңнең якты кояшы син» дип исемләнгән бәйгедә  Саба, Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Мамадыш   районнарыннан  71  көрәшче катнашты. Аларга һәм барлык  катнашучыларга  Мөдәррис  хәзрәт үзенең хәер-фатихасын җиткерде. Иң элек җитәкчеләргә   сүз бирелде.

 “Хәерле  сәгатьтә дип көрәш турнирын башлыйбыз. Оештыручыларның  чакыруын  кабул итеп  килгәнегез  өчен  зур рәхмәт. Айсаф, чыннан да,  хөрмәткә  лаеклы.  Балачактан спорт белән шөгыльләнеп, районга үзенең  хезмәте белән  файда  китереп, яшьләргә үрнәк күрсәткән егет. Гомере  кыска  булса да, исеме халык күңеленә кереп  калды. Аның  якты  истәлеген,  турнир үткәреп, икенче елыбызны  яңартабыз. Айсаф белән бергә башка  егетләрне дә искә  алу  кирәктер дип  саныйм. Туган  ягына СВОда үз бурычларын  үтәгән 29 райондашыбыз кайтарылып җирләнде. Аларны искә  алу  хәер-фатиха булып ирешсен. Урыннары оҗмахта, туфраклары җиңел булсын. Ватаныбызны  саклау белән милли көрәшне дә саклап  калу мөһим. Шулай булганда  милләтебез дә  сакланып     калачак”,– диде башкарма  комитет җитәкчесе  Марат Ишниязов.

       Эчке эшләр министрлыгының Саба районы  бүлеге нчальнигы Васил Исмәгыйлов,  Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Айсафның көрәшче әтисен, гаиләсен, туганнарын хөрмәт итеп  килүчеләргә рәхмәт белдерделәр. Марсель Таһировтатарча  көрәшне үстерүдәге зур  эшләре  өчен Айдар Галиевка федерация президиумы рәисе Марат Әхмәтовның Рәхмәт хатын тапшырды.  «Ватан сакчылары» фондының Балтачтагы социаль координаторы  Дилүс Гатиятуллин Айсафның тормыш иптәшен бүләкләде. Турнирның  төп  спонсоры – “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе  Алмаз  Зарипов ярышны оештыруда  ярдәм иткән эшмәкәрләргә, район башлыгы Рәис Миңнехановка  зур рәхмәт белдерде.

Турнир җиңүчеләре:

Үсмерләр арасында:

55 кг. 1.Камил Хәйдәров (Кукмара). 2. Риназ Гарипов (Иләбәр). 3. Әхәт Әскәров (Балтач).

55 кг.нан югары. 1. Илшат Ибраһимов (Югары Симет). 2. Ислам  Йосыпов (Балтач). 3. Ранил Ханов (Мамадыш)..

Олылар арасында

65 кг.га  кадәр. 1. Ильяс Йосыпов (Балтач). 2. Нияз Хәлиуллин (Саба). 3. Раил Мөбарәков   (Саба).

75 кг.га  кадәр. 1 Ранил Хәйретдинов (Арча). 2. Алмаз Биккинин (Иске Икшермә). 3 . Салават Галиев (Иләбәр).

 90 кг.га  кадәр. 1. Алмаз Сәетов (Теләче). 2. Ильяс Хуҗиәхмәтов (Олыяз). 3. Язнур Гарипов  (Сатыш).

100 кг.га  кадәр. 1. Илшат Фазылҗанов  (Арча). 2. Нияз Зарипов (Саба). 3. Илшат Идиятов (Арча).

115 кг. га кадәр. 1.Делюс Закиров  (Югары Симет). 2. Рәдис Сәмигуллин  (Балтач. 3. Рифат Ахунҗанов (Олы Шыңар).

130 кг. 1. Айзат Сәмигуллин (Өтернәс). 2. Данис Закиров  (Югары Симет). Фәнзил Нуриев (Иләбәр).

Безнең белешмә. 2023 елның  маенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе Айсаф Галиевның махсус хәрби операция зонасында гомере өзелә.

Фәнил Мәүлетов  фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев