Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Акрын йөр, чамалап йөр

Сатыш мәктәп яны җәйге лагеренда ял итүчеләр белән юлларда имин йөрү темасына кагылышлы әңгәмә үткәрелде

  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы  Гүзәл Ягәфәрова һәм ГАИ бүлекчәсе дәүләт инспекторы  Илнур Насыйбуллин   “Игътибар: балалар” оператив-профилактика  чарасы  кысаларында Сатыш урта мәктәбе җәйге лагеренда ял итүчеләр белән юлларда имин йөрү темасына  кагылышлы әңгәмә үткәрделәр. Очрашу барышында хезмәткәрләр  укучыларга юл хәрәкәте  кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп  чыгу  ихтималы булган  хәтәр вәзгыять турында сөйләделәр,  караңгыда  велосипедта, роликларда   йөргәндә яктылык  кайтаргыч элементларны киемгә дөрес беркетү тәртибен  аңлаттылар. Иминлек  каешларын, балалар  утыргычларын дөрес  куллануга  аеруча  зур игътибар  бирелде. Укучылар шулай ук шәхси  мобильлек чараларында (СИМ) йөрү кагыйдәләре белән дә таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев