Актив хәбәрчебез булган Тәнзилә апа Шәрәфиева вафат...
Мәрсия
Ике басу Арташ авылында туып үсеп, Теләче районының Максабаш авылында гомер кичергән, балалар укыткан, озак еллар газетабызның актив хәбәрчесе булган Тәнзилә Шәрәфи кызы Шәрәфиева вафат.
Тәнзилә апа безнең хәтерләрдә бик нечкә күңелле, олы йөрәкле, башкаларның хис-кичерешләрен тирән аңлап, үзе аша үткәрә белүче кеше буларак уелып калды. Ул һәрвакыт туган ягын, туган авылын, якташларын сагынып, уңышлары белән горурланып яшәде. Аның шушы җирсү һәм горурлык хисе ачык чагылыш тапкан язмалары, мәкаләләре газетабыз битләрендә еш урын алды. Тәнзилә Шәрәфи кызының вафаты турындагы хәбәрне ишетү авыр булды. Мәрхүмәнең рухы шат,ахыргы урыннары җәннәт түрләрендә булса иде. Якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын ихлас күңелдән уртаклашабыз.“Саба таңнары” газетасы редакциясе коллективы.
Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев