Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алдагы көннәргә ышаныч белән

Сайлаулар тыныч узды, закон бозу очраклары булмады

  Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар  сайлауларда районыбызда иртәнге 7дән кичке 20 сәгатькә  кадәр 40 сайлау участогы эшләде. Аларга барысы 23650 сайлау бюллетене бирелде. Бермандатлы 47нче Кукмара сайлау округы буенча тавыш бирүдә – 21242 (90,3%), республика  сайлау округы буенча 21300 (90,3%) сайлаучы катнашты. Сайлауларның 89,5 проценты тавышларын  бермандатлы  сайлау округыннан депутатлыкка  кандидат Нияз Аитовка бирде. Анатолий  Макаров – 1347, Лилиан Минһаҗев – 235, Максим Шубин – 221, Ленар Юнысов 382 тавыш җыйды. Бозылган дип табылган бюллетеньнәр саны –25.     Республика сайлау округы (партияләр исемлеге) буенча  сайлау нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:  “Бердәм Россия" өчен  – 18604, “Яңа кешеләр” партиясенә  – 223, “ЛДПР”га –258, “Гадел Россия –Дөреслек өчен” партиясенә –655,  коммунистларга (“КПРФ”) 1505  сайлаучы тавыш бирде.  Бозылган бюллетеньнәр саны – 55.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев