Алдакчылар тозак кора
Соңгы вакытта районда мошенниклар тозагына кабучылар артты. Әле октябрь аенда гына кемлеге ачыкланмаган кеше, үзен Банкның иминлек хезмәте вәкиле итеп күрсәтеп, Сабада яшәүченең телефонына шалтырата һәм аның ышанычын яулап, кредит счетыннан 200 мең сум акча урлый. Быел районда мошенникларга акча күчерүчеләр саны 12гә җитте.
Күңелсез фактлар полиция хезмәткәрләре тарафыннан профилактика чаралары үткәрелүгә, газетада алдакчылардан сак булырга, банк карталары мәгълүматларын беркемгә әйтергә ярамаганлыгы турында язмалар бирелүгә карамастан кабатланып тора. Бу төр җинаятьләрне полиция көче белән генә туктатып булмый әлбәттә. Гражданнарның үзләреннән саклык, игътибарлылык таләп ителә. Банк хезмәткәрләренә сезнең картаның, счетларның кодлары да, парольләре дә, номерлары да кирәк түгел. Шуңа да әгәр сезгә шикле шалтырату була икән, сөйләшүне туктатып, картагызда күрсәтелгән номер аша банк белән элемтәгә керегез.
Людмила Юзеева,
район эчке эшләр бүлеге штаб начальнигы.
Фото: twitter.com/bit_novosti
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев