Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Алдынгылар хәрәкәте»нең — «Бәләкәч» пилот балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Саба урта мәктәбендә экскурсиядә булдылар

Мәктәп турында балаларда искиткеч тәэсир калды

   Бүген «Алдынгылар хәрәкәте» нең — «Бәләкәч» пилот балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Саба урта гомум белем бирү мәктәбендә экскурсиядә  булдылар.
 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары алдында искиткеч мәктәп тормышының яңа дөньясы ачылды, алар белем йортының озын коридорлары, якты уңайлы сыйныфлары, дус педагоглары белән якыннан таныштылар, төрле уку кабинетларында булдылар, бер мизгелгә үзләрен чын укучылар итеп хис иттеләр. 
  Мәктәп китапханәсендә барысы да китаплар тормышы турында файдалы мәгълүмат алдылар, шулай ук музей эшчәнлегенә югары бәя бирелде. Чәчәк макетын акварель белән буяу буенча мастер-класс балаларның күңеленә аеруча хуш килде.
Чара азагында җирле бүлек рәисе Илнар Хазиев белән бергә хәрәкәтнең кыйммәтләрен һәм миссияләрен искә төшерделәр, гимн җырладылар, укучы активистларга ияреп флешмоб башкардылар.
 Гомумән, мәктәп турында балаларда искиткеч тәэсир барлыкка килде, кыска вакыт эчендә бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Аларның күбесе бу мәктәпкә тизрәк укырга килү теләкләре барлыгын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев