Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Укучылар паспортлы булды

Алдынгылар хәрәкәтенең «Без -Рәсәй гражданнары» проекты кысаларында яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды

"Алдынгылар хәрәкәте"нең «Без –Рәсәй гражданнары” проекты кысаларында Балалар иҗат үзәгендә  узган чарага әлеге хәрәкәтнең иң активлары  – 14 яше тулган укучылар чакырылып, беренче рәсми документларын кулга алдылар.

Паспорт алу – яшь гражданның мөстәкыйльлеккә ирешүенең башы, чөнки ул – теләсә кайсы ил гражданының шәхесен раслаучы юридик документ. Шуңа да бу  көн һәр кеше тормышында  иң истә кала торган зур вакыйга.  “Бу Рәсәй күләмендәге проект, ул һәр төбәктә төрле бәйрәмнәр уңаеннан үткәрелә. Бүгенгесе Россия көненә багышланып, укучыларга Алдынгылар хәрәкәтенең значогы  һәм  «Без Рәсәй гражданнары” дигән  тышлык та тапшырыла.  Алга таба мондый чараны  август аенда Республика көне уңаеннан оештыру   планлаштырыла”, – дип ачыклык кертте "Алдынгылар хәрәкәте"нең  Саба районы буенча кураторы  Илнар Хаҗиев. 

Укучыларны Россиянең яшь гражданнары статусын алулары белән район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов тәбрикләде.  “Бүген сезнең өчен бик мөһим вакыйга. Кулыгызга бүгеннән Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары икәнлегегезне рас­лаучы  паспортлар аласыз. Ул сезгә олы тормышка юл ачачак”,  – диде Марат Мансур улы.  Шулай ук укучыларны  район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә начальнигы Надежда Ипкеева да беренче җитди документ алган көннәре белән котлап, аны яхшылап сакларга,  чит кешеләр кулына керүенә юл куймаска чакырды. “Мошенниклык гамәлләренең  төрле алымнары турында ишетеп торабыз, шуңа күрә бик игътибарлы һәм сак булыгыз”, – диде Надежда Александровна.

“Без паспортлы булуыбызга бик шатбыз. Ул  кеше өчен  гомер буе кирәкле төп документ. Без бүгеннән Россиянең тулы хокуклы гражданнары булуыбыз белән горурланабыз”, – дип уртаклашты Саба гимназиясенең 7 сыйныф укучысы Зәлия Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев