Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Алдынгылар хәрәкәте»нең Җирле бүлекчәсе Саба урамнарында «Флаг белән горурланам» патриотик акциясе үткәрде

22 август- Россия Федерациясенең Дәүләт Флагы көне

«Алдынгылар хәрәкәте»нең Җирле бүлекчәсе инициативасы нигезендә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган «Флаг белән горурланам» патриотик акциясе үткәрелде. 


21 нче август көнне Сабаның  үзәк мәйданында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган «Флаг белән горурланам» патриотик акциясе үткәрелде. «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары җирлектә яшәүчеләргә  Рәсәй флагы төсләре төшерелгән символик тасмалар тапшырдылар. Катнашучылар бәйрәмнең тарихы, Рәсәй флагы төсләренең әһәмиятләре белән таныштылар. Мондый төрдәге чаралар ватанпәрвәрлек хисен, үз илең өчен горурлык һәм аның тарихына ихтирамны ныгытырга тагын да ярдәм итәләр. 


Дәүләт символикасында дәүләт һәм халык тарихы, аның традицияләре һәм менталитеты чагыла. Ул барлык гражданнарны үз илен көчле һәм ныклы держава итү максатларында берләштерә, дәүләт идеяләрен һәм принципларын чагылдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев