Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Алдынгыларга Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды

Хезмәтләрен хөрмәтләп

 Урман хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Урман” җәмгыятенең Ленин участогы агач эшкәртү цехы станокчысы Лидия Петровна Бламыкова; "Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы" Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе каравылчысы Раиса Гавриловна Шәрәфетдинова; машинист-кранчы Рәшид Равил улы Гайфетдинов; егерь Газинур Тәлгать улы Сибагатов; машина йөртүче Александр Михайлович Сергеев Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

 Урман хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Саба леспромхозы” җәмгыятенең агач эшкәртү комплексы электригы Кирилл Михайлович Николаев; агач кисү цехы операторы Илдус Ризван улы Муллахмәтов; аскуймалар ясау цехы операторы Гөлсәрия Гыйльметдин кызы Газизуллина; Кукмара участогы урманчысы Владислав Владимирович Паймасов; Сабабаш участогы урманчысы Фәүзан Рәлиф улы Кәримов; "Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы" Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе машина йөртүчеләре Фәнис Әнәс улы Исмәгыйлов; Павел Петрович Васильев;

 Мелиорация өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен  Саба ПМК “Мелиорация”  җәмгыяте эретеп ябыш­ты­ручысы  Алмаз Нотфирахман улы Газизов; экскаваторчы Айнур Хәйдәр   улы Сираҗиев Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев