Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әлфинур Әхәт кызы Нуриева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны социаль яклау идарәсе, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре тәбрикләде.

           Нуриева  Әлфинур Әхәт кызы 1934 нче елның 10 августында Саба районы Мәртен авылында дөньяга килә. Туган авылында 4 класс белем алганнан соң колхозда эшли башлый. Бик яшь булуына карамастан хезмәтнең төрлесен башкарырга туры килә аңа.

     1955 елда Әлфинур апа Килдебәк авылы егете Рушан белән танышып, матур гаилә корып җибәрәләр. 5 сабыйга гомер бирәләр. Әлфинур апа лаеклы ялга чыкканчы “Октябрь” колхозының алдынгы сыер савучы булып торса, Рушан абый исә механизаторлар арасында беренчелекне бирми. Бик тырыш, күпләр өчен үрнәк гаилә була алар.

    Тормыш иптәше Рушан абый безнең арада юк инде, ул 53 яшендә бу якты дөньядан китеп бара.

    Бүгенгесе көндә Әлфинур Әхәт кызы булганына шөкер итеп, кызы Фирдания, кияве Нурислам тәрбиясендә Байлар Сабасында бәхетле гомер кичерә. 9 онык һәм 13 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев