Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алия Гайфуллина: «Бүген электрон вариантлардан еш файдалансам да, басма матбугат белән дә кызыксынып барам»

«Балачакта капка төбенә чыгып, почта тартмасын актаруы бик күңелле була торган иде. Әле анда гәҗит белән бергә хат та килеп төшсә, икеләтә бәйрәмгә әверелде».

Май ае  бәйрәмнәргә һәм истәлекле даталарга бай ай. Шулар арасында без – массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре  өчен тагын да көтеп алынган,  үзенчәлеклесе – 19 май, матбугат көне. Аны 1998 елда Татарстан Дәүләт Советы гамәлгә куя. Бу дата  беренче татар газетасы “Нур” чыга башлаган көнгә туры китереп сайлана. Әлеге бәйрәм журналист, фотокорреспондент, редактор, блогер, нәширләр, полиграфистлар, басма матбугат таратучыларны берләштерә.  Без әлеге уңайдан  райондашларыбыздан бүген басма матбугатның роле, электрон технологияләр заманында газета-журналларның актуальлеге   белән кызыксындык.

Алия Гайфуллина, «Сабантуй» спорт мәктәбе  методисты:

Кызганыч, бүгенгесе көндә газета-журналлар алдыру кимүгә таба бара. Бу  халыкның интернет челтәреннән электрон вариантларын укып бару белән аңлатыла дип уйлыйм. Балачакта  капка төбенә чыгып, почта тартмасын актаруы бик күңелле була торган иде. Әле анда гәҗит белән бергә хат та килеп төшсә, икеләтә бәйрәмгә әверелде. Кызыксына-кызыксына шул  бер төргәк  гәҗитләрне, өйгә дә кермичә, рәсемнәрен генә булса да караштыргалап утыра идек. Тизрәк кроссвордлар чишәргә, мәзәкләр укырга тотынган чаклар хәтердә. Бүген  электрон вариантлардан еш файдалансам да, басма матбугат белән дә кызыксынып барам.  Кулга тотып, рәхәтләнеп, үзенә күрә бер галим образын тудырып укымагач та, нәрсә була ди инде ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев