Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алим Галимуллин «Костюмны салыйк та, эшли башлыйк»

Республикабызда, үз эшен ачып, шактый уңашка ирешкән, башкаларга үрнәк-өлге булып яшәгән гаиләләр артканнан-арта. Алар арасында яшьләрне күрү аеруча куандыра һәм нур өстенә нур өсти. Сабада яшәүче Алим һәм Эльвира Галимулиннар да соклану хисе генә уята.

Алим үзе Саба егете, Эльвира – Казан кызы! (районда яшәү күңелле түгел, шартлар юк дип, шәһәргә чыгып таю ягын чамалаган кызлар колагына бу!). Гаилә башлыгы кечкенәдән урманчы булырга, питомник төзү турында хыяллана һәм үз дигәненә ирешә. Европаның күп кенә илләре, шул исәптән Англия, аннары Америкада булып, тәҗрибә туплап кайта да, җиң сызганып эшкә керешә. Юк, юк! Иң элек, башындагы уй-ниятләрен тормышка ашыру өчен дәүләттән берәр төрле ярдәм программасы булмасы дип байтак кына түрәләрнең ишекләр шакый әле. Шундый уй белән костюм-чалбар киеп Казанга да барып кайта. Ләкин моның булырдай эш түгел икәнен аңлагач, хатыны Эльвирга: «Хатын, костюм-чалбарны салыйк та, эшли башлыйк инде», – ди. Менә шуннан кызу һәм табышлы кәсеп үз башлангычын ала да инде. Агач үстереп сату буенча интернет-консультация уздырырга,  интернет кибет аша үсентеләр сатарга керешә алар.Кыш буе заказ җыеп, үзләренең питомнигында үстерелгән агач үсентеләрен язын төрле җирләргә озаталар. Хәзер инде район үзәгендә дә кибет ачканнар. «Кешеләрдә бакчага, табигатькә мәхәббәт уятырга телибез», ди алар. Сабаны яшелләндерүдә дә зур өлеш керткәннәр. Менә бит, республикабызда нинди уңган яшьләр яши. Уңышлар юлдаш булсын аларга!

Фото: http://idel-tat.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев