Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алкоголь авариягә илтә

Аек булмаган хәлдә руль артына утырган машина йөртүчегә карата кузгатылган административ эш каралды.

Шушы  көннәрдә Саба районы 1нче  суд  участогында аек булмаган хәлдә руль артына утырган машина йөртүчегә карата кузгатылган административ эш  каралды. ЮХИДИнең район  бүлекчәсе инспекторы беркетмәсеннән күренгәнчә, 56 яшьлек ир-ат 2023 елның 30 апрелендә Казан-Шәмәрдән-Мишәбаш юлының 9 (+ 615) километрында юл-транспорт һәлакәте  китереп  чыгара.

Шуннан  соң  ул  аңсыз  хәлдә хастаханәгә озатыла һәм  аның  канында 2,7 г/дм күләмендә  этил спирты барлыгы  ачыклана. Аңарчы да юл хәрәкәте  кагыйдәләрен үтәмәгәне өчен административ җаваплылыкка тартылуы аның  гаебен  авырайта торган шарт булып санала. Шуңа да карамастан, ир үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамаган һәм янә исерек хәлдә автомобиль руленә утырган. Судта ул үзенең гаебен таныды һәм кылган гамәле өчен  үкенүен белдерде. Суд  аны  1,5 елга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм  30 мең сум күләмендә штраф түләтү турында  карар  чыгарды. Суд  карары законлы   көченә  керде.

Саба  муниципаль районы  юл хәрәкәте иминлеге  комиссиясе ярдәмендә   әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев