Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алтмыш елдан соң очрашу

Без Яңа Мичән сигезьеллык мәктәбен 1964 елда 18 бала тәмамладык...

  Ул вакытта  балаларны авылда калдырып кара эшче  ясау  вәзгыяте хөкем сөрде. Укуны дәвам итү өчен колхоз рөхсәт язуы  бирмәде.  Шуңа күбебез авылда калырга мәҗбүр булды. Шәхсән мин  әтием ярдәме белән үземә ошаган һөнәрем буенча укуны дәвам иттем һәм балаларга 55 ел музыка серләрен өйрәттем.  Бүгенге көндә дә Теләче балалар сәнгать мәктәбендә эшемне дәвам итәм. 

Без Сабада яшәүче авылдашым-сыйныфташым Илнур Ти­мур улы Фәттахов белән сыйныфташлар очрашуы оештыру турында күптәннән сүз алып барган идек. Ниһаять, уртак фикергә килеп,  14 августта оештырырга булдык.  Сыйныфташларның күбесе бакыйлыкка күчкән, кайсы авыру сәбәпле, килә алмаган. Шулай да 9 кеше җыелдык.  Башта бер-беребезгә карашып тордык,  кочаклашып елаштык, бер-беребезне танымадык. Алт­мыш ел гомер бик күп бит ул, 15 яшьтә аерылышкан кешеләр өчен.

Кичәнең башында бакыйлыкка күчкән укытучыларыбызны, сыйныфташларны бер минут тынлык белән искә алдык.  Аннары сыйныфташыбыз Миннур Нургалиева  Коръән сүрәләре укыды. Очрашу мул табын артында “Ләззәт” кафесында узды. 

Һәрберебез узган тормыш юлын искә төшерде, кызыклы- кызганыч хәлләр белән уртак­лашты.  Дөрестән дә, 60 ел буена сөйләрлек, искә төшерерлек вакыйгалар күп иде.  Мәктәп еллары хатирәләрен дә яңа­рттык. Очрашудагы хис-ки­че­решләребезне әйтеп - аңлатып бетерә алмаслык иде. Исән-сау булсак, тагын 5 елдан очрашырга дип сүз куештык. Оештыру эшләрен башлап йөргән, сыйныфташларның кайтуын барлаган Илнур Фәттаховка барыбызның да рәхмәте чиксез иде. Аллаһы Тәгалә алдагы көннәрдә дә исәнлек-саулык биреп, тагын очрашулар насыйп итсен!

Барлык сыйныфташлар исеменнән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ильяс Сафиуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев