Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алтмыш биш яшендә фермер булды

Узган ел Татарстанда крестьян-фермер хужалык­лары, кооперативлар гына түгел, шәхси ярдәмче хужалыгы булганнар да катнашкан “Агростартап” программасы эшли башлаган иде.

undefined

Авыл кешесендә  иң зур кызыксыну уяткан проект булып чыкты ул. Шулай булмыйча, агростартап  дәүләттән  үз хуҗалыгыңны  үстерүгә 3  миллион  сумга  кадәр  акча  алу мөмкинлеге бирә.  Нәтиҗәдә 2019 елда әлеге программадан республикада 103 кеше файдаланды. Безнең районнан да 5 кеше Татарстан Республикасы авыл  хуҗалыгы һәм  азык-төлек  министрлыгына  үз хуҗалыгын үстерүнең бизнес-планын тәкъдим итте. Конкурста  сентябрь аенда  йомгак  ясадылар. Җиңүчеләр исемлегендә Юлбат авылыннан  Һашим Абдуллин да бар. “Дөресен әйткәндә, эшмәкәрлек без­нең гаилә өчен яңалык тү­гел. Улым да эшмәкәр. Лаек­лы ялга чыккач, менә шулай икенче сулыш ачылды. Грантның пенсионерларга да бирелгәнен белгәч, авыл Советы рәисе булып эшләгәндә туплагын тәҗрибәмнән чыгып тәвәккәлләдем. Пенсионер дип, эшсез ятарга күнегелмәгән, нидер майтарасы  килә. Әлбәттә, 3 миллион сум грант алу өчен эшли алачагыңны конкурс  комиссиясе  каршында дә­лилләп күрсәтергә кирәк. Сорауны төрле яклап, күп бирәләр. Грант алучылар бе­лә, проектыңны  яклаганда район башкарма комитеты җитәкчесенең кече һәм  урта  бизнес вәкилләре белән  эшләүче урынбасары Илнур  Илдусович янәшәңдә булганда үзеңдә зур  ышаныч тоясың. Комиссия  каршында төртелеп торсаң, шунда ук ярдәмгә килә. Җитәкчеләребез кайгыртучанлыгын тоеп эшләп  киттем. Хәзер синнән нәтиҗә көтелгәндә, артка чигенер урын юк, башлаган эшең  балаларга, оныкларга кала дип тә  сөенәсең ”,– ди Һашим Абдуллин.

Башта ул законына туры  китереп, крестьян-фермер хуҗа­лыгы булып теркәлә. Авыл читендәге маллар  йөртергә  уңайлы  урынга төзелеш материаллары ташып, декабрь аенда 11гә 35 метрлы торак  корып  куялар һәм йорт янындагы сарайда тотылган сарыкларны шунда күчерәләр. Баш санын арттыру өчен  авылдашларыннан да  сатып алалар. Сарык  асраудан бизгән кешеләр шундый  мөмкинлек  килеп  чыгуына   шат кына була. Шулай итеп, торакта  ана  сарыкларның  саны  йөзгә  җитә. Инде аларның өчәр бәти  китергәннәре дә бар. Романовский токымлы саулыклар 6-7 айдан  – 70, ә тәкәләр 90  килограммга кадәр  җитә икән. Димәк, Корбан бәйрәменә  алар үсеп тә җитәргә тиеш.  Гомумән, фермер сарыкларны сатуда проблемалар килеп чыкмасына өметләнә. Чөнки торактан санитария-ветеринария иминлеге таләпләренә туры  килгән ераклыкта “Булат” кооперативы җитәкчесе  Фәннур Абдуллинның ит эшкәртү цехы эшли.  Ә күмәк көч тау күчерә, диләр.

"Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү"  илкүләм проекты буенча күрсәтелгән булышлыкка таянган фермер язгы-җәйге  чорда  10 гектар  җиренә күпьеллык  үлән чәчәргә, печән чапкыч  алырга, карда һәм өсте  ябулы терлек  азыгы саклау  урыны эшләргә җыена.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев