Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алтмыш яшь — алтын яшь

“Үзең кешелекле булган өчен олылыйбыз сине бүген без”. Әлеге сүзләр юбилярның бөтен тормышын, хезмәтен, эчке дөньясын чагылдырып, узылган 60 еллык гомер юлларына бәя булып яңгырады кебек. 19 мартта Югары Шытсу авылында туган, Түбән Шытсу мәктәбендә мөгаллим, озак еллар директор булып эшләгән Шәйхенур Гатаулла улы Әхмәдуллинның портрет кичәсендә авылдашлары хөрмәтләрен әлеге сүзләр аша җиткерделәр.

undefined

Алтмыш яшьне алтын яшь, диләр. Язмам герое Шәйхенур Әхмәдуллин да гомеренең 60нчы баскычына күтәрелеп, алтынга тиң хезмәтләре, тормыш тәҗрибәсе барланыр яшькә җитте. Аның армия сафларыннан соң бөтен хезмәт юлы мөгаллимлеккә багышлана. Югары уку йортын тәмамлап, 10 ел хезмәт һәм география укытучысы, 13 ел мәктәп директоры булып эшли. Эшли дип әйтү генә аз, ул әлеге өлкәдә яши дә. Мәктәпне ул нык искергән хәлдә, яңаны салдыру көн кадагында торган чорда кабул итеп ала. Нәкъ бер елдан, 1996 елда яңа мәктәпкә нигез салына. 2002 елда 190 балага исәпләнгән яңа мәктәп ачыла. Яңа белем йортында район, республика семинарлары уза башлый. Язмам герое аларның санын да төгәл хәтерли: тугыз тапкыр мәгариф хезмәткәрләре алдында хисап тотарга туры килә. Түбән Шытсу мәктәбе һәрвакыт әйдәүчеләр рәтендә булып, яңалыкка омтылучанлыгы белән таныла. Бу исә эзләнүчән, тынгысыз җитәкченең үзе артыннан коллективны да ияртә алу осталыгыннан киләдер. Вакыт белән исәпләшмичә, директор үзенең җитмеш төрле һөнәргә осталыгын эшкә җигә. Умарталар карауга алына, техника ремонтлый, тәҗрибә участогында кайнаша. Тик... җир җимертеп, бөтен көчен-сәләтен яраткан хезмәтенә биреп эшләгәндә Аллаһы Тәгалә аңа зур сынау куя: көчле инсульт кичерә. Сынавын да, аны җиңәргә көчне дә Аллаһ үзе бирә аңа. Инде бу көннәрдән соң 15 ел вакыт узып, Шәйхенур абый олпат яшькә җитте. Юбилей уңаеннан туган авылы – Югары Шытсу мәдәният йортында “Язмыш җилләренә мин ияреп киләчәккә атлап барамын” дип исемләнгән җылы бәйрәм кичәсе оештырылып, зал тутырып аны хөрмәт итүчеләр җыелды.

Бәйрәм чарасын алып баручы – мәдәният йорты директоры Гөлнар Шәрифуллина юбилярның укучысы да, элекке хезмәттәше дә буларак, Шәйхенур Гатаулла улының киңкырлы шәхес икәнлеген тагын бер кат танытты.

«Шәйхенур абый үзе дә бик нык хезмәт сөйде, бездән дә шуны таләп итте. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле», – диде Гөлнар ханым. Мин аның яхшы мөгаллим, булдыклы җитәкче булганлыгын белә идем, әмма кичәдә моңлы җырчы, балта остасы, уңган пешекче, оста психолог, умартачы, тагын, тагын бик күп күркәм сыйфатларын ачтым. Авыл җирлеге башлыгы – Шәйхенур Гатаулла улының укучысы Булат Мәүлетов та юбилярның шәкерте булуы белән горурлануын яшермәде. “Шәйхенур абыйдан дәресләр алырга насыйп булды. Иң кыйммәте – ул безгә хезмәт тәрбиясе бирде. Үзе дә эшчән булды, башкаларны да үзе артыннан ияртә белде. Бүгенге көндә дә мин аның хәлен беләсе урында, ул күбрәк минекен белә", – диде ул.

Табигате белән тыйнак кеше Шәйхенур Гатаулла улы үзе турындагы җылы чыгышлардан, әйтелгән мактау сүзләреннән дә кыенсынып, “алай ук түгел инде”, – дип «төзәтмәләр» кертергә дә мәҗбүр булды, вакыт-вакыт әрсез күз яшьләрен тыя алмады. Район мәгариф бүлегенең профсоюз рәисе, Түбән Шытсу мәктәбе җитәкчелеге, үзе белем биргән укучылары, сыйныфташлары, туганнары аның белән бәйле җылы хатирәләрне яңарттылар, аның күркәм холкы, ярдәмчеллеген бәяләделәр. Әлбәттә, иң кайнар котлау – якыннарыннан, кызы Нәргизә, улы – район хастаханәсе табиб-хирургы Рамил Әхмәдуллин һәм аның күркәм гаиләсенең матур җырлы чыгышы булды.

Юбилярның котларга килгән – «Саба таңнары» газетасы мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов та хезмәттәшлек елларын, килеп туган мәсьәләләрне бергәләп чишүләрен искә алды, яраткан җырын да бүләк итте.

Сәхнә изге теләкләрен җырга төреп яңгыратучылар чыгышларыннан өзелмәде. «Көчле өчлек союзы» – Илсур Галимов, Илшат Шәрифуллин һәм юбиляр үзе башкаруындагы «Әле дә дуслар бар әле» җыры дуслык дигән бөек көчнең никадәр кыйммәтле булуын дәлилләде сыман. Дөрес, кайчандыр басу-кырларны яңгыратып җырлап йөргән Шәйхенур абый бүген күңеленнән догалар укып йөрүне хуп күрә. Изге догаларның көче кодрәтлерәк, аһәңлерәк дип саный, Аллаһка таяну аны тагын да көчлерәк, тормышын мәгънәлерәк итүен яшерми ул. Тормыш иптәше Сәрия ханым белән булган тормышларына шөкерана кылып яшиләр. Соңгы вакытта үзен тагын бер саваплы гамәл – нәсел шәҗәрәсен барлауга багышлады. Озак вакытлар Татарстан Дәүләт архивларында утырып, тугыз буын бабасы турында мәгълүматлар туплауга иреште.

«Кеше бу дөньяга сыналыр өчен килә. Аллаһ биргән сынауларны ничек авыр булса да кабул итә белергә кирәк. Миңа да Аллаһ сәләтне дә, сынауны да бирде. Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Күңелем һаман унсигездә. Мине зурлап шундый күркәм чара уздыруларына клуб хезмәткәрләренә, якын итеп килгән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм»,– диде ул.

Әлбәттә, хезмәте белән хөрмәт казанган затларны олылау-хөрмәтләүгә багышланган күркәм кичәләр дәвамлы булсын, дип кенә телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев