Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Алты кызга бер кияү» пьесасы буенча спектакль

16нчы апрель көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» пьесасы буенча спектакль куелды. Аны Сбербанк, Россельхозбанк, Ак барс банк хезмәткәрләре әзерләде. Тамашачылар спектакльдән ләззәт һәм гыйбрәтле тормыш дәресе алдылар. Туфан Миңнуллинның лирик комедиясе предприятие бухгалтериясендә хатын-кызлар коллективында бара.

Төрле яшьтәге хатын-кызлар арасында тормышка төрле карашлы бер ир-ат эшли. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер үзенең игелекле киңәшләре белән. Спектакль тамашачылар алкышлары астында зур уңыш белән узды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев