«Әни турында иң татлы сүз»
Шәмәрдәннең «Яшьлек» яшьләр үзәгендә әниләр турында иң матур сүзләр, мәкальләр әйттеләр
Бала өчен әнидән дә якын, изге зат юктыр. Балалар өчен генә түгел, урта яшьтә булсаң да, һәр кешегә әни кирәк. "Яшьлек" яшьләр үзәгендә, шушы теманы яктыртып, балалар белән "Мәкальләрне дәвам ит" дигән интерактив уен оештырылды. Өстәмә белем бирү педагоглары Рамилә Шакирова һәм Айзирәк Сәгыйтова оештырган уен барышында, балалар әниләргә багышланган мәкальләрне дәвам иттеләр. Шулай ук, балалар белән мәкальләрнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы турында әңгәмә үткәрелде.
Һәр балага әнисенең йөрәк җылысын тоеп яшәргә язсын!
Венера Дәүләтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев