Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әнием белән кара-каршы утырып чәй эчүләре дә күңелле

Районыбызның иң өлкән кешеләренең берсе – Шәмәрдәндә яшәүче Тайфә Лотфуллинага 103 яшь тулды.

Арча районы Ашабаш авылында туып-үскән Тайфә әбигә тормышның ачысын-төчесен күп татырга туры килсә дә, аны гомер буе сабырлык бизи. 

Ул сугыш чорында кырчылык бригадиры булып эшли. Ар­ча­ның ашлык тапшыру пунктына атка төяп  олау-олау ашлык, бә­рәңге ташуларын, Баулыда  ач-ялангач килеш окоп казыганда  күргән  авырлыкны бүген дә оны­та алмый. Сугыштан яраланып кайткан  Сеҗе авылы егете Хәбрислам  белән гаилә корып, 8 бала тәрбияләп үстерәләр. 1972 елда Шәмәрдәнгә килеп төп­ләнеп, Тайфә апа  мәктәп аш­ханәсендә пешекче булып эш­ли.  Әбекәйнең йөзеннән нур бөр­келә,  һәр сүзеннән тормышны яратуы,  һәркемгә рәхмәтле булуы, шөкерана кылып яши белүе  күренә. Ике улын югалту хәс­рәтен дә сабыр гына  кичерә ул. Бүген дә бишвакыт намазын калдырмыйча, дини китаплар укып, ил-көнгә тынычлык теләп,  игелекле балаларына  хә­ер-дога кылып яши.

«Аллаһ 103 яшь­не дә күрергә насыйп итте. Бик күп авырлыклар кичердем, бүгенге тормышлар җәннәт, Ал­лага шөкер. Бервакытта да кешедә бул­ганнан күпсенмәдем, башкалар тормышына кызыкмадым.  Кулымнан килгәнчә ярдәм­лә­шеп яшәдем. Озын гомерле булуымның сере бәлки шуннандыр. Бәлки күп бала алып кайтуымнандыр. Аллаһка шөкер,  күзләрем  дә күрә, хәтерем дә сы­натмый әле. Мине, олы кеше­не хөрмәтләп, ел саен туган кө­нем белән котларга килүегезгә зур рәхмәт», – дип каршылады Тайфә әби муниципаль район башлыгы Рәис Миңнехановны һәм башка җитәкчеләрне.

Гасыр чиген узган мөхтәрәм ананы котларга өй тутырып балалары, оныклары да килгән иде. Ундүрт оныгы, егерме оныкчыгының исемнәрен генә түгел,  туган көннәрен белүе белән дә сокландыра әле ул.

"Мин 1988 елда  бик  тәртипле, үрнәк гаиләгә килен булып килдем.  Әнинең өченче улы Альберт белән матур итеп тормыш итәбез.  Ирем –  мактаулы тимер юлчы. Мин гомер буе әнидән үрнәк алып яшәдем,  күп нәрсәгә аннан өйрәндем. Ул беркайчан беркемгә каты бәрелмәде, балаларына да кычкырып эн­дәш­мәде. Үзем дә киленнәремә әни үрнәген күрсәтәм", – ди килене Вәрәкыя Әдһәмова.

Тайфә әби сугыш ветеранының тол хатынына дәүләт программасы буенча салынган матур, җылы йортта 77 яшьлек кызы Гөлүсә тәр­биясендә, барлык балалары игелегендә хәерле, матур  гомер кичерә.

"Бүгенге көндә үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Әнием белән кара-каршы утырып чәй эчүләре дә күңелле. Бер-беребезгә иптәш, терәк булып яшибез, сөйләшеп сүзләр бетми. Бергә пилмәннәр ясыйбыз. Туганнарыбыз килеп  көн дә  хәлен белеп тора. Дүртебез Шә­мәрдәндә гомер итә. Әле тагын озак еллар әни җылысында яшәргә язсын", – ди  кызы Гөлүсә ханым.

Теләкләр  кабуллардан бул­сын, дияргә ге­нә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев