Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Әниләребезне бәйрәмдә генә түгел, һәр көнне кадерлик!”

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Әниләр көне – иң якты, иң җылы бәйрәмнәрнең берсе.

  Быел да Саба мәдәният йор­тында районыбызның мөх­тә­рәм аналары чакырылып хөр­мәтләнделәр. Зал тутырып килгән әниләрне муници­паль  район башлыгы Рәис Миң­не­ханов   тәбрикләде. “Әниләр  кө­неннән дә зур бәйрәм юк.  Сез – тормыш  бүләк итүчеләр.  Ке­шелек дөньясында гына  түгел,  табигатьтәге  һәр тереклек өчен әни кирәк.  Сез бала дөньяга кил­­­гән көннән  укытучы хез­мә­тенә ке­решәсез.  Балалар үс­терү бе­лән бергә,  төрле хезмәт урын­­нарыгызда җаваплы  ва­­зифалар башкаргансыз. Бу ара­­ларда Шәмәрдәндә яшәү­че өлкәннәребез  103 һәм 100  яшь тулган туган көн­нә­рен бил­геләп үттеләр. Юби­ляр­ларның берсе – 8, икенчесе 5 бала тәрбияләп үстергән. Мин  күп бала тапкан  әниләр озаг­рак яши икән, дигән нә­ти­җәгә килдем. Яшьләргә әле мөмкинлекләр бар. Озын гомерле буласыгыз килсә–  күб­­­рәк бала алып кайтыгыз.  Әни­ләрне бәйрәмдә генә түгел, һәр көнне кадерлик”, –диде Рәис Миңнеханов үз чыгышында. Тантанада  Килдебәк авы­лыннан биш  бала анасы  Гө­лия  Фәнис кызы Хәлимова “Ана даны” медале белән бү­ләк­­ләнде.  «Миссис Татарстан - 2023» бәйгесендә  җиңү яулап,  Ростов-на-Дону шә­һәрендә уз­­ган илкүләм бәйгедә «Миссис Universal — Россия 2023» исе­менә лаек булган    район­да­шы­­­быз – шәхси бию студиясе җи­­тәкчесе Альбина Галиева,  бу көн­не 79 яшен билгеләп үтүче,  Тимершык авылында гомер кичереп,  5 бала тәрбияләп үс­тергән Фидәния Латыйпова   сәхнә түренә чакырылып хөр­мәтләнде. Әниләргә  Сабир Өметбаев исемендәге Мин­зәлә татар дәүләт драма теат­ры сәхнәләштергән “Ситса туй”  спек­такле тәкъдим ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев