Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аракы эчеп рульгә утырган

Саба районы җәмәгать судьясы 8 нче ноябрьдә булган ачык суд утырышында КоАПның 12.8 нче статьясы 3 нче бүлеге буенча административ хокук бозучы карата әзерләнгән материалны карап, Киров өлкәсе кешесе Р.Жуковка карата суд карары чыгарды.

undefined

Суд карарында күрсәтелгәнчә, Руслан Жуков 3 нче ноябрь кичендә Казан ягыннан Вятские Поляны шәһәренә таба чит ил автомобилендә пассажир булып кайта. Күпмедер ара узгач, машинаны туктатып, юл буендагы кибеттән аракы алып эчә һәм правасы булмаган килеш рульгә үзе утыра. Автомобильне Саба – Лесхоз юлында ЮХИДИ инспекторы туктата. Аның исерек хәлдә булуы алкотестер күрсәткече белән раслана. Җәмәгать судьясы аның гаебен танып, кылган гамәле өчен үкенүен һәм III нче төркем инвалид булуын җаваплылыкны җиңеләйтә торган шарт буларак исәпкә алды. Юл хәрәкәте иминлеге таләпләрен үтәмәүчегә административ җәза итеп 10 тәүлеккә арест чарасы билгеләнде.

ЮХИДИнең район бүлекчәсе материаллары буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев