Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

АРМИЯДӘ БУЛУ АБРУЙЛЫ

РФ Президенты имзалаган Указ нигезендә, 1 апрельдән хәрби хезмәткә чакыру башланды. Аның үзенчәлекләре нинди, хәрби частьләрдә безнең призывникларны нәрсә көтә – республика хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары буенча бүлеге начальнигы Фәнис Закиров белән әңгәмәбез шул хакта.

 –Хәрби комиссариат Саба районы буенча 35 егетне армиягә озату бурычы йөкли. Безнең бүлектә хәзер медицина комиссиясе булачак солдатларның сәламәтлеген тикшерә. Табиблар каравын 18дән 27 яшькә чаклы 250 егет узар дип көтелә. Язгы  чакырылышта  армиягә алынучылар шулар  арасыннан  сайлана. Солдат хезмәте елдан-ел үзгәрешләр кичерә. Армия сафларына китүчеләргә, елдагыча, банк карталары бирелеп, аңа ай саен 2 мең сум күләмендә акча  күчереләчәк. Татарстанда “Әниеңә шалтырат!“  федераль проекты да эшли. Армиягә китүче егеткә, аның әти-әнисенә берәр бушлай sim-карта бирелә. Әлеге sim-карта аша сөйләшүнең беренче 20 минуты бушлай. Моннан тыш солдатның sim-картасына ай саен 100 сум акча да салына. Армиядә көндәлек режим да үзгәртелгән: эшнең артуына карап төшке аштан соң бер сәгать ял каралган, төнге йокы вакыты 30 минутка артты..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев