Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ашлаган җирдә уңыш арта

Быел көз мөһим агрохимик­ ча­ра – ачы туфраклы җирләрне аш­лау өчен дә уңайлы килде. Бу­ хезмәт районыбызның сөрү җир­ләре өчен аеруча мөһим. Чөн­ки безнең якларда туфрак ачы­лыгы белән аерылып тора. Агро­химик тикшерүләр шуны күр­сәтә. Әйтик, республикада авыл хуҗалыгы җирләренең 44­ проценты ачы туфраклы бул­са, Саба районында әлеге күр­сәткеч 61 процентка җитә. Бил­­геле, андый җирләрдән ти­­еш­­ле уңышы алынмый.­ Районда ху­­җа­­лыкларга ачы туфракны­ ней­­­­тральләштерү бу­ен­ча “Агро­­­­химсервис” җәм­гыяте хез­­­мәт күрсәтә. Яң­гыр­лар­га ка­­дәр бу эшне башкаручы“КамАЗ” шо­фер­ла­ры Илшат Шакиров бе­лән Ирек­ Галиевны Тимершык­ ба­су­ында фосфор оны керткән ва­­­кытта очраттык.

undefined

Кем әйт­меш­­­­ли, буран очыралар болар. ­­“Ка­м­АЗ”ларының дәүләт но­мер­­­ билгеләре дә бер генә цифр­ белән аерыла. Килдебәк авы­лында яшәүче Илшат Ша­ки­­ров чирек гасыр гомерен шу­­­шы хезмәткә багышлаган. “Ир­­тә­баштан эшкә кузгалабыз, чит­­­ районга чыгып китсәк, ат­на­­­ буе өйгә кайтмыйбыз. Ике “Ка­­­мАЗ”га көнгә 80-90 гектар җир­­­ ашлыйбыз. Бер гектарга­ ур­­­тача берәр тонна фосфор оны­­­ керсә, ә известьлауның үз­­­ дозасы бар, шул нормадан чык­­­мыйбыз. Ияләнгән хезмәт, җир­­­нең уңдырышлылыгын кү­­­тәрүгә өлеш кертәбез бит, шу­­­ңа күңел биреп эшлибез”,– ди­­­ Илшат Шакиров. Шулай ук Ирек­­­ Галиевның та бу эштә 10 ел­га­­ якын тәҗрибәсе бар (сез алар­­­ны фотода күрәсез).

Чыннан да, тырышлык буш­­­ка­ китми. “Агрохимсервис”­ җәм­­­­гыяте бухгалтеры Наил Фәт­­херахманов әйтүенчә, 1991-1995 ел­лар­­да районда ачы туфраклы җир­ләр 47100 гектар тәшкил ит­сә, 2020 елга 35200 гектарга­ кал­ган, ягъни 11,9 мең гектар­га­ кимегән. “Бу хезмәт агрохи­мик­­ тикшерүләр үткәрү юлы­­ белән авыл хуҗалыгы җир­­лә­ренең торышын даи­ми­­ контрольдә тоту һәм туф­рак­ның­ уңдырышлылык динами­ка­сын тәэмин итү өчен кирәк. Тик­шерүләр һәр биш ел саен рес­­публика программаларын­ тор­мышка ашыру максатында­ үт­кәрелә. Диагностика үсем­лек­­ләргә азотлы һәм катлаулы­ аш­­ламаларның күпме микъ­дар­­­­да кирәк булуын ачык­лар­­­га ярдәм итә. Известьлау туф­­ракны кальций, магнийга­ ба­е­та. Бу агрохимик чараны­ баш­­­­­каруның чыгымнары­ рес­­­­публика бюджетыннан­ 80­­­­­ процентка кадәр кап­ла­­на.­­ Ә­ фосфор оны кертү ху­җа­­­лыкларның үз хисабына­ баш­­­карыла”,– ди Наил Фәт­хе­рах­­­ма­нов.

Быел июнь аенда “Туган як”, “Шыт­су”, “Кибәче”, “Нырты”, “Кур­сабаш” хуҗалыкларында ба­рысы 1056 гектар мәйданга фос­фор оны кертелгән булса, соң­гы ике атнада “Мәртен” агро­­фирмасында, “Юлбат”, “Ныр­­­ты” авыл хуҗалыгы пред­­­­приятиеләрендә, “Саба”­ җәм­­­­гыятенең “Тимер­шык”,­ “Ми­­чән,­ “Сатыш” бри­га­да­ла­­­рын­да 1035­ гектарда эш баш­­ка­­рылган.­ Җирләрне из­весть­лау­­ эше барлыгы 2194 гектарда­ (план-2555 га.) үткәрелгән. Из­весть кертелгән җирдә куль­ту­раларның тамыр система­сы­ нык була, җәелеп китә. Үсем­лек­ләр биеклеккә дә әйбәт үсә. ­Из­весть кертү өчен “Агрохим­сер­­вис” җәмгыяте үз кар­ье­рын­нан 40 елдан артык уңыш­лы­ файдалана.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев