Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“АШЫГЫЧ ЯРДӘМ“ГӘ АШЫГЫРГА ЯЗМАСЫН

Урамнан махсус уты (мигалкасы) кушылган ашыгыч ярдәм машинасы узган вакытта берәү дә битараф кала алмыйдыр. Димәк, кемгәдер кичекмәстән ярдәм кирәк. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең нинди җаваплы вазифа башкаруларын чамалавы авыр түгел. Һөнәри бәйрәмнәре якынлашканда без дә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре белән очраштык.

  Районыбыз халкына  Сабада  һәм Шә­мәрдәндә ике ашыгыч  фельдшерлык бригадалары тәүлек буе медицина ярдәме күрсәтә. Ике участоктагы  ашыгыч ярдәм хезмәтендә  барысы 8 фельдшер, 9 диспетчер, 8 машина йөртүче хезмәт куя. Узган ел  барлыгы 11500   кеше ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итсә, быел 3600 пациентка кичектергесез медицина ярдәме күрсәтелгән. «Б» классына караган ашыгыч ярдәм машинасы ЭКГ аппараты, авыру турында бөтен мәгълүматны күрсәтүче монитор, кислород, небулайзер,  дефибриллятор, кыскасы,  беренче ярдәм өчен бөтен җайланмалар  белән җиһазландырылган.

   Сүз дә юк, “Скорый”да эшләүчеләр белән  тыныч кына  әңгәмә корып утыру мөмкин түгел. Чөнки берөзлексез телефон шалтырый,  һәр телефон тавышында кемгәдер кичекмәстән ярдәм кирәклеге аңлашыла. 25 апрельдә кизүдә булган ашыгыч ярдәм фельдшеры Фәридә Насибуллина үзенең  эш көнен Гагарин урамында яшәүчедән   чакыру алудан башлады. Хез­мәтләрен  якыннан күзаллау өчен рөхсәт сорап  мин дә  Фаез Хәйбриев йөртүендәге  ашыгыч ярдәм машинасында күрсәтелгән адреска ашыктык. Фаез абый ашыгыч ярдәм машинасын йөртүдә иң тәҗрибәлеләрдән санала, әлеге системада эшли башлавына 36 ел тулган. Дөресен генә әйткәндә, үзе дә ярты табибка әйләнгән ул. «Эш дәверендә  төрлесен күрергә туры килде.   Безнең эш тә бит  көтеп утыру гына түгел, аварияләр булганда фельдшерга булышырга, тимер арасында кысылып калганнар булса, аларны алышырга туры килә. Характер нык кирәк. Шулай ук машина йөртүчеләрдән мигалкасы кушылган ашыгыч ярдәм машинасын күрү белән юл бирүләрен сорар идем. Чөнки сүз  кеше гомерен саклап калу турында бара», ди Фаез Хәйбриев. Фәридә Насибуллина да  1987 елдан – Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлап кайтканнан бирле медицина өлкәсендә хезмәт куя.  «Башкаларга ярдәм итә алуым күңелемә рәхәтлек бирә. Башкарган эшемнең никадәр җаваплы икәнлеген тою да үз-үземә көч өсти. Көненә 15-20ләп чакыру алабыз. Грипп  вакытында тагын да арта. Шулай ук кан басымы   күтәрелүдән интегүчеләргә дә еш медицина ярдәме кирәк. Авыру янына килеп, хәлен күрүгә, беренчел диагнозны куеп була», ди Фәридә ханым...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев