Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Әтидән кар сорагансың икән, Мәгъдәнур абый, кая бушатыйм?”

Кызык хәлләр, мәзәк хәлләр

Кыш  уртасы. Ял  көне. Атна буе  яуган  карны көрәп  юл ачам. Кая куярга белеп булмый. Терәлеп торган   күрше  Әскәр Фатыйхов та  кар   көри. Ике арадагы  ачыклыктан бер-беребезне  яхшы   күрәбез. Сәлам бирешәбез. Бер  мәлне  миңа  игътибар белән  шактый гына  карап торды бу.  Гадәтен  яхшы беләм. Берәр шуклык эшләү турында  уйлый. Озак та  үтмәде, 5  яшьлек  улы Марат (хәзер  инде ир уртасы) шәпләп кар тутырган  чанасын тартып ишек  алдына  килеп тә керде. “Әтидән кар  сорагансың икән, Мәгъдәнур  абый,  кая бушатыйм?” – дип гөнаһсыз  күзләре белән миңа  карый бу. Мин дә чынга  алып: “Бик  вакытлы  күргәнсең,  күрше, менә шушында бушатыйк”,–дип  урын   күрсәттем.  Марат, рәхмәт  сүзләре ишетеп, зур эш  башкаргандай, башын горур тотып  чыгып  китте.

 Юмарт һәм  юмор хисле күршеләр  яшәү – олы бәхет  инде  ул. Күңелләр  тагын  да   күтәрелеп  китә. Яшәгән  саен яшисе  килә, малай.

Мәгъдәнур Гатауллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев