Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Әтигә ел буе эшләгәненә 2 капчык арыш, бер капчык бодай тия иде»

Без сугыштан соң 1946-1950 елларда туган балалар. Бала-чага өчен авылыбызның иң “күренекле” урыннары мәктәп, тимерчелек, тегермән, ындыр табагы, ферма, ат абзары, су буе, тау башы, тыкрык иде. Әле уйлап утырам: әти-әниләр безне ничек үстерде икән?

  Без сугыштан  соң 1946-1950 елларда туган балалар. Бала-чага  өчен  авылыбызның иң  “күренекле”   урыннары мәктәп, тимерчелек, тегермән,  ындыр табагы,  ферма,  ат абзары, су буе, тау башы, тыкрык иде. Әле  уйлап  утырам: әти-әниләр безне ничек  үстерде икән? Паспортлары юк,  хезмәт хаклары – эш  көненә бер таяк. Минимум  тулмаса, уңыш та бирелми. Әтигә ел буе эшләгәненә 2 капчык  арыш, бер капчык бодай тия. Чөнки гектарыннан 5-6 центнер  ашлык  чыккан  заман. Аны  кемгә генә  җиткерергә  кирәк. Ә безнең гаиләдә 9 җан: әби, әти-әни һәм  6 бала. Абзарда бер  сауганда 4 кенә литр  сөт бирүче  ябык сыер, 3-4 сарык, 5-6 тавык. Тимерче алачыгы чиләк-кәстрүл тишелсә, тырма-чалгы, сәнәк ябе  сынса, самавыр ага башласа – иң  кирәк  урын. Кояш баегач, эшләр  кимегәч, әти белән шунда төшеп  китәбез.  Тимерче  абыйның мичкә һава өрдергәнен,  кыздырып  сукканын шаккатып карыйм. Ничектер бик  яраттым мин бу алачыкны.  Мине шулай ук тегермән дә үзенә тарта  иде. Анысы  Бөрә һәм Казкаш  елгалары  кушылган  урында. Ул  урында хәзер Саба-Лесхоз  юлындагы   күпер төзелгән. Күпернең аскы  ягында тегермәнче Алексей  абыйның өе урнашкан. Тирә-ягында шомырт агачлары  үсә. Яз  көне  алар  шау  чәчәктә. Тегермән бетеп,  Алексей   абыйлар  күчеп  киткәч тә,  шомыртларын  хәйран  җыйдык әле.

 Күпчелек  авылдагыча,  Килдебәктә дә,  мәктәп ролен башта мәчет бинасы үтәде. Аннары без 7нче сыйныфта  укыганда  авылның  һөнәрле  кешеләре  кирпечтән озын мәктәп  төзеделәр.  Алар  хәзер икесе дә юк  инде.

  Җәен әниләрнең эштән  соңгы  вакыты бакчада  үтә. Анда соңрак,  шалкан,  кишер, тырмадан тыш,  кыяр  үстерергә дә өйрәнделәр. Әби койма  буйлатып  кабак утыртып  чыга һәм  комган белән  су  сибеп  үстерә.  Кыш буе ике  көнгә бер кабак  бөккәне  пешерә, орлыгын 9га бүлеп ашыйбыз. Бик тәмле була  иде.  Бөккәнгә  ярманы әти яисә әни кул  яргычында  ваклый, бөртеген дә әрәм итмиләр. Әни ярты  чиләк арыш  онына ике чиләк бәрәңге  кырып,  колмак әчетеп (чүпрә урынына) баш  ясап, мичтә зур-зур 9 ипи пешерә.  Ул бер атнага  җитә  иде. Җәй  көне без  тукланырга тау башында да,  урманда  да табабыз, анысы.  Какы, кәҗә сакалы,   балтырган, сукыр  кычыткан  ашыйбыз. Абыйлар балык тота. Кура  җиләгенә иртәнге 5тә торып,  Арташ  ягына таба урманга бара  идек. Чиләкләрне  өйгә  алып  кайткач,  өйләдән  соң  кабат җиләккә  китәбез.  Ардыра, билгеле. Кичке  сәгать 7ләргә уфылдап кайтып  урынга  ава  идек. 

Сугыштан соң туганнарның балачагы  шулайрак  үтте. Ач та,  ялангач та булмадык. Хәзерге үсеп  килүче буын үзенең балачагы белән чагыштырсын өчен  яздым. Нәтиҗә  ясауны башкаларга  калдырам.

Әминә Усманова,

Иләбәр.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев