Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Атлар яратучы Мәрьям Шәйхетдинова: «Бахбайлар бик акыллы җан ияләре»

Үзенең әйтүенә караганда, Мәрь­ям атларны беренче тапкыр цирк­та күргән. Үсә төшкәч, әтисе туган көнендә аны “Сабантуй” спорт комплексына алып бара.

 Шу­шы  “визит” аның  үсмерчак мавыгуларына зур йогынты ясый. Мәрьям атларны якын итә баш­лый. Алар бик акыллы җан ия­ләре. Сыйпаттыралар, яратуны һәм назны сизәләр, бер елмаеп карау да җитә бахбайларга. Бәс шулай икән, ничек гашыйк иттермәсеннәр  инде үзләренә!

“Бу хәл 2018 елда булды. Шуннан соң ат спорты мәктәбенә йөри  башладым. Һаман да туктаган юк. Атнага  4-5  көн автобус  алып  килә, кайтарып куя. Каршылыкларны сикереп чыгу (конкур) төре белән шөгыльләнәм. Барьерлар төрле биеклектә була. Минем күнегүләр вакытында 120 сантиметрлы биеклек аша сикереп чыккан бар.  Тренерым Кира  Николаевна таләпчән, ләкин  аның белән бик  кызык. Ярышлар  барганда  ачуланырга да  мөмкин һәм мин аны  аңлыйм”,– ди Мәрьям.

Эзмә авылы  кызы биш елда 4 ат алыштырган: Стайл мун, Ба­рабинск, Атаман. Хәзер Бонапартны иярли, 1,2 метрлы барьерны да аның белән буйсындырган. Ярышларда катнашырга Мәскәүгә (Виват, Отрада)  3  тапкыр барып, 1нче,  2нче һәм 3нче урыннарны  алган, Саратовта да җиңүче булган. Быел Сабада  үткән дөнья чемпионатында да пьедесталның 2нче бас­кычына   күтәрелде Мәрьям Шәйхетдинова.

“Мәрьям бик  талантлы кыз, те­ләп,  күңел биреп шөгыльләнә. Безнең  спорт төрендә үҗәтлек – иң кирәкле сыйфат. Ул үзеңне атның кәефенә, эмоцияләренә көйләргә ярдәм итә. Шуңа күрә үҗәтлек беренче чиратта кирәк. Мәрьям Россия күләмендәге ярышларда, Татарстан чемпионатларында  катнашты. Аны алда әле зур җиңүләр  көтә”, – диде аның турында тренеры Кира Әх­митшина.

Сабадагы ат спорты комп­лек­сында моның өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Ул заманча, республикада иң ях­­­шылардан санала. Ә төп өй­рә­­нү-күнегүләр урыны иминлек кагыйдәләрен үтәп, тиешле таләпләргә туры китереп эш­­­ләнгән. Аслыгына ком һәм мах­­сус материал  җәелгән. Аның аскы өлешендә 10 сантиметр чамасы су. Ул үз чиратында дымландырып комны тыгызлап тора. Шунлыктан атның аягы комга батып керми.

Мәрьям үзе атны беренче тап­кыр циркта күрдем дисә дә, әби­се башка  фикердә. Гөлназ ха­нымның әйтүенчә, аның оныгы өч  яшендә үк ат күрсә, янына йө­гереп бара торган  булган.

“Без­нең нәселдә атлар яраткан  кешене белмим. Бәлки  безнең җиде бабай  арасында булгандыр. Мәрьям җәйге  каникулда да  бер  көн калмыйча диярлек, иртүк торып “Сабантуй” комплексына  бара. Атларны ашата, эчертә, юа.  Туган   көннәрендә  акча бирәләр дә, ал шуңа берәр  кофточка, кием, ирен буягыч дим. Юк. Акчасын  атка ияр,  аякларын   уарга  гель яки башкасын  алырга тота. Каян  килә анда атка шулкадәр  мәхәббәт. Үзебез дә шаккатабыз”, – ди  Гөлназ Шәйхетдинова.

Мәрьям Эзмә урта мәктәбенең VIII сыйныфында “5”ле билге­лә­ренә генә укый. Әтисе Альмир – Шәмәрдән күптармаклы җи­тештерү предприятиесе ди­ректоры, әнисе Айгөл Эз­мә урта мәктәбендә эшли. Шәй­хет­ди­нов­лар гаиләсендә дүрт кыз үсә.

Мәрь­ям узган атнада конкур буенча үткәрелгән район  чемпиона­тында 1нче  урынны  алды. Алдагы  ярышлар тагын бер  айдан  соң булачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев