Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Атылган йолдыз юлы...

Озак еллар Саба районы мәгариф идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Шамил Зиннур улы Зиннуровка әгәр исән булса, 11 августта 70 яшь туласы иде. Әлеге язмабыз мәгариф өлкәсендә үзеннән соң якты эз калдырып киткән мөхтәрәм шәхеснең якты истәлегенә багышлана.

   Мәгариф идарәсен  21 ел буе җитәкләгән Шамил Зиннуров 2010 елның 19 гыйнварында арабыздан кинәт китеп барды. Шамил Зиннур улы үтә тыйнак, сабыр холыклы, хезмәт сөючән, тирән белемле, абруйлы җитәкче дә, туры юлга өндәүче киңәшче дә, күңелләргә ак нур салучы тылсымчы да иде. Мәгърифәтчелек һәм халыкка хезмәт итү эшенә тугрылыклы булганга, ул үз вазифасына  бөтен күңелен һәм йөрәген салган чын педагог булды. Намуслылыгы, өлкәннәргә һәм кечеләргә хөрмәте, әхлаклылыгы белән  хезмәттәшләренең һәм дус­ларының хөрмәтен яулады. Аңарда иҗатка һәм сәнгатькә мәхәббәт, күзләрендә – иман нуры, ә йөзендә – шәфкатьлелек сизелә иде. Шамил Зиннур улы һәрвакыт чын кеше булып кала белде һәм бу аны чыннан да бөек педагог итте. Башкаларның  хезмәтен күрә белүе, үзе гали, үзе гади булуы нәтиҗәсендә алдынгы, тотрыклы, иҗади, һәр эшне җиренә җиткереп башкара алучы коллектив туплады. 

Остазыбыз үз хезмәтенә  мәхәббәт тәрбияләү өстендә вакыт белән исәпләшмичә эшләде. Республикадан килгән олпат язучылар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре, газета-журнал хезмәткәрләре белән очрашуларның һәрберсендә катнашты, иҗади фикерләрен җиткерде. Әдәби әсәрләрнең бик күбесе белән таныш иде, аерым өзекләрен, шигырьләрен яттан сөйләп бирә алды. Эмоциональ рухлы, дәлилле, уйландырырлык итеп сөйләгәнгә, сөйләм куәсе  бай, әдәби булганга, тыңлавы да рәхәт иде аны. Һәрчак алып баручыларга олы рәхмәтен чын йөрәге аша җиткереп, күңел юатырлык сүзләрен табып, алга таба эшләргә, яшәргә өмет, ышаныч уятып, иманлы, нурлы йөзе, эчкерсез елмаюы белән күңелгә рәхәтлек өсти иде. Хәтере искиткеч яхшы, һәр эш-гамәленең ваклыкларын онытмый, эш­не зур итеп бәяли белде. Җитәкчебез әйткән фикерләр, төпле киңәшләрдән соң, кабат көч, энергия алып эшлисе дә эшлисе килә иде...

Шамил Зиннур улы  һәркем күңеленә ачкыч таба белүче, 56 яшендә дә кайбер яшьләрне көнләштерерлек җитез, һич боекмас шәхес, сәхнәдә оста артист, җырчы, биюче иде. Дәресләргә, тәрбия сәгатьләренә анализ биргәндә, искиткеч тәҗрибәле укытучы, шигъри күңелле шәхес, ә гаиләдә ике бала әтисе, яраткан дәү әти, сөйкемле, мәрхәмәтле, кешелекле, тормыш иптәше булды.

Аның тормыш юлы атылган йолдыз кебек узды. Остазыбызның җырга тиң гомер юлының кыл уртасында өзелүе бик тә  кызганыч..

Шамил Зиннур улына булган ихтирамыбыз һәм хөрмәтебез бервакытта да саекмас. Ул һәрвакыт күңел күгебездә якты йолдыз булып балкыр. Йөрәкләребездән ташып чыккан рәхмәт хисләребез дога булып ирешсен. Үзеннән һәрвакыт нур-яктылык сирпелеп торган зыялы бу олуг остазыбызның кабатланмас образы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Барлык мәгариф хезмәткәрләре исеменнән

профсоюз оешмасы   рәисе Айгөл Шәмсевәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев