Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җавабын барыбер бирәсе

Зур штрафлардан (30 мең сум) һәм 1,5-2 елга “пра­ва”сыз калудан куркудан биг­рәк, эчми торган буын тәрбияләнүе исерек хәлдә руль артына утыручылар са­нының кимүенә китерер кебек иде. Әмма статистика ку­андырмый, спиртлы эчем­лек­ләр кулланган килеш машина йөртүчеләр арасында яшь­ләрнең булуы борчуга сала.

Әйтик, 1 июльдә Сабаның Завод урамында тоткарланган Г.га 30 гына яшь әле. Ул бер­кетмәгә 200 грамм аракы эчүе турында яза. Шулай ук 19 августта Саба-Лесхоз юлында “14”ле автомобильдә барганда туктатылган Ә. әле 1998 елгы гына булып чыга. Ә 27 августта Шәмәрдәннең Ф.Кәрим ура­мында исерек хәлдә ”Лада” автомобиле йөрткән Я.га 18 яшь әле генә тулган. Хәтта автомобиль йөртү таныклыгы да алырга өлгермәгән. Райо­ныбыз юлларыннан 10 ав­густ­та Теләче районының Үзәк бистәсе егете Г. да үтә. Кызганыч, 28 яшьлек ир-егет кичәгедән айнып җитмәгән һәм тагын бераз өстәгән. Алкотестер аның прибор күр­сәткечен 1,5 промиллега кадәр күтәрерлек күләмдә аракы эчкәнлеген күрсәтә. Алай гына да түгел, бер ел эчендә икенче тапкыр исерек хәлдә юл-патруль хезмәте тарафыннан тоткарлануы сә­бәпле, Г. җинаять җавап­лы­лыгына тартылды.

 Исереклек билгеләре белән тоткарланучыларның кай­берләре приборга өрү­дән яисә медицина уч­реж­де­ниесенә тикшерү узарга барудан баш тарта. Кур­сабашта 14 августта “Бе­ла­русь” тракторы йөрткәндә тук­татылган Р., мәсәлән, бер­кет­мәгә “Дуть прибор не хочу” дип тә язып куйган. Әмма ки­ре­ләнү җаваплылыктан кот­кармый. Июль аенда район юлларында спиртлы эчем­лекләр кулланган хәлдә транс­порт чаралары йөрткән 10 йөртүчегә административ ча­­ра күрелде. Шулар ара­сын­да Казаннан, Мари Илен­нән килүчеләр дә бар. Әйтик, Казанда яшәүче Ф. 19 августта Сабаның Ту­кай урамында чит ил ма­ши­насында исерек хәл­дә идарә итте. Ә Мари-Элдан “ЗИЛ”да Тимершыкка ка­­дәр килүченең хәтта “права”сы да юк иде.

Фото: instagram.com/trksabadulkynnary

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев