Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Август, ашыкмый тор! Без әлегә әзер түгел!»

Җәйге каникулның санаулы гына көннәре калып бара. Ә сез Яңа уку елына әзерме?

Мәктәп яшендәге баласы булган әти-әниләр өчен август бик чыгымлы, күңелле мәшәкатьләргә бай ай. Социаль челтәрләрдә юкка гына әти-әниләрнең: «Август, ашыкмый тор! Без әлегә әзер түгел. Балалар – рухи, ә без матди яктан» дигән шаяру катыш өндәмәләре популярлашмады.  Дөрестән дә,  бу чорда  рухи яктан да  бигрәк, матди яктан нык әзерлекле булуың кирәк. Ни генә дисәң дә, балаңны мәктәпкә әзерләү гаилә бюджетына сизелерлек чыгымнар китерә, шуның өстенә елдан-ел кыйммәтләнә дә. Быел районыбызда  416 бала  1 сыйныфка укырга керәчәк. Бу чорда әнә шуның кадәр гаилә күңелле мәшәкатьләр белән яши дигән сүз. Балаңның тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүе, дулкынландыргыч мизгел булу белән бергә, кесәне дә шактый «тешли». Юрганыңа карап аяк суз, дигән борынгылар. Һәркем кесә янчыгының калынлыгыннан чыгып эш итүе билгеле. Бу көннәрдә район үзәгенең  кайбер сәүдә нокталарындагы мәктәп өчен кием-салымнар, уку әсбаплары бәяләре белән таныштык. Сүз дә юк, һәр җитештерүченең үз хакы,   товарның сыйфатына карап бәя  үзгәрүе билгеле.  Кайбер әти-әниләр барлык уку өчен кирәк-яракларны интернет кибетләрдән заказ бирүне дә кулай күрәләр икән.

Гаиләләрдә мәктәпкә әзерлек эшләре барамы? Шулар хакында кызыксынып берничә әнигә дә  мөрәҗәгать иттек.

Гөлнар Мөбарәкова,

Чулпыч авылы:

–Әле генә "Соңгы кыңгырау" чыңлаган төсле иде, инде кабаттан укучылар, укытучылар өчен  тәүге кыңгырау тавышлары янгырар вакытлар якынлаша. Хәере белән җитеп, иң мөһиме – һәр баланы да исән-имин күрергә насыйп булсын! Мәктәпкә әзерлеккә килгәндә, гадәттә, без  аны июль урталарында ук башлап җибәрәбез. Алай күңелгә җинелрәк төсле, финанс ягыннан әз-әзләп кенә тотылып, кисәк шок хәлендә калмас өчен отышлы ысул дип уйлыйм. Безнең гаиләдә 3 укучыдан тыш, 2 укытучы әти-әни дә бар бит әле, ягъни 5 “укучы”. Кызыбыз Динә Х сыйныфка, улыбыз Самат–VIII, төпчегебез Ильяс II сыйныфка бара. Бүгенге көндә, кайбер вак-төякләрдән кала, без әзер дияргә мөмкин. Кием-салымны, гадәттә, үзебезнең Сабадан гына юнәтүгә өстенлек бирәбез, чөнки безнекеләр, көнозын кибеттә йөрүне өнәмиләр. Аннары үзебез дә, бөтен җирдә шул бер төрле кием, кайберләре, хәтта арзанрак та, сыйфатлырак та, дигән фикердә торабыз. Балаларга киемнәрнең арурак бәялесен дә алгаладык, хәзер исә уртача сыйфатлысын, бер сезонга җитәрлеген генә карыйбыз, чөнки алар елдан-ел үсә баралар. Елныкы-елга ярамый, таушалалар да, һәм, әлбәттә, азмы-күпме экономия, әле махсус тектерергә дә туры килсә, артык кыйбатлысын алудан мәгънә тапмыйм. Шулай ук бәяләрнен дә көннән-көн "чүпрәдәй" югарыга үрмәләвен күргәч, күпбалалы гаиләләргә мәктәпкә әзерлекнең шактый "түгәрәк" суммага төшүен чамалавы кыен түгел. Мәсәлән, бер балага якынча 10000-14000 сум килеп чыга. Әлбәттә, “һәркем аягын юрганына карап суза", диярсез, ләкин бу сумма шул "сузылган" кадәреннән генә калганы инде. Әлбәттә, һәр әти-әни көченнән, мөмкинлегеннән чыгып, баласы өчен берни кызганмый, барын да булдырырга тырыша. Ләкин, иң кыйммәтлесе – кием укучыны түгел, укучы киемне бизәрлек итеп, дөрес тәрбия, күркәм акыл, тәүфыйкъ-һидаять   тә насыйп итсен үзләренә! Киләсе уку елларын бары куанычлы хәбәрләр, зурдан-зур уңышлар белән генә  каршыларга язсын! Әти-әниләргә дә сабырлыкта, укытучылар белән бердәм булып, кулны-кулга, иңне-иңгә куеп, хөрмәт вә ихтирам белән, бердәмлектә эшләргә насыйп итсен!

Гөлнара Мостафина,

Түбән Шытсу:

 

Гаиләбездә ирем Дамир белән  4 бала тәрбиялибез. Яңа  уку елын  һәрвакыт дул­кынланып көтеп алабыз. Балаларның өче­се  мәктәптә укый, кечкенәбез Зиләгә 1 ай.  Олы кызыбыз  Әнисә   IХ сыйныфка, Әдилә  – VIII, Рушан II сыйныфка бара. Балаларны мәктәпкә әзерләү бик зур чыгымнар сорый торган күңелле мәшәкать ул. Бер баланы мәктәпкә әзерләү  25-30 мең  сумга төшәдер. Киемнәрнең сыйфатлы, кыйммәтлесенә өстенлек бирәбез, чөнки алар озакка чыдый.  Быел   уку кирәк-яракларын Сабадагы бер  кибеттән алдык.  Анда  мәктәпкә баланы әзерләү өчен барлык кием-салым да, уку әсбаплары да бар иде.  Мәктәп формасын   махсус сәүдә ноктасыннан  5000гә  сатып алдык. Әйберләрне бер көндә генә түгел, җәй буе аз-азлап туп­лый торабыз. Соңгы вакытта хаклары тагын да күтәрелде. Өч баланы мәктәпкә әзерләүгә якынча 100 меңгә якын  акча тотылды. Ике кызыбыз да җәйге каникулда “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиесенә эшкә урнашып,  гаилә бюджетын тулыландыруга зур өлеш керттеләр.  Үзләре башкарган иҗади  кул эшләрен тәкъдим итеп тә,  күпмедер керем алалар. Исән-сау булсыннар да, тырышып укысыннар, һәр әти-әнинең иң зур теләге  менә шул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев