Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл фельдшерына ярдәмгә киләләр

Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттыру максатыннан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасында «Фельдшер ярдәмчесе» проектын гамәлгә ашыру турында карар кабул итте.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларында (ФАП) «Фельдшер ярдәмчесе» вазифасы кертелде. Ике Басу Арташ фельдшер-акушерлык пунктында Билалова Алсу Зөфәр кызы, Олы Арташ фельдшер-акушерлык пунктында Сәйфуллина Таһирә Тимерхан кызы, Язлы-Арташ фельдшер-акушерлык пунктында Гимадиева Ильвира Гаян кызы фелдьшерның ярдәмчесе булып эшли башладылар.

Фельдшер ярдәмчесе функцияләренә пациентларны өйдә патронажлау, диспансерлаштыруның 1 этабы кысаларында чаралар үткәрү (анкета үткәру,кан  басымын үлчәү, антропометрия һ. б.), дару препаратларын китерү һәм аларны кабул итүне контрольдә тоту, аз хәрәкәтләнүче һәм яткан авыруларны карау һ. б. керә.

Фельдшер ярдәмчеләренең өчесе дә медицина колледжлары базасында «авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы» белгечлеге буенча һөнәри әзерлек уза башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев