Авыл спорт уеннарында сабалылар сынатмады
Республика данын Саба, Яшел Үзән, Кукмара, Спасс районнарыннан 17 спортчы яклады.
Вологда өлкәсенең Череповец шәһәрендә Россиянең 49 төбәгеннән 700 кеше катнашында үткәрелгән XI кышкы авыл спорт уеннары төгәлләнде. Республика данын Саба, Яшел Үзән, Кукмара, Спасс районнарыннан 17 спортчы яклады. Татарстанлылар авыл халкы 700 меңнән артмаган территорияләре буенча 1нче, субъектлар арасында 10нчы урынны яулады. Сабадан Шакирҗановлар гаиләдә 2012-2013 елларда туган малайлары булган командалар турнирында 2нче урынны алды. Әнвәр Шакирҗанов чаңгыда узышта көмеш призер булды. Сыер савучылар ярышында Улугбек Вайисов, Фиргать Шәйхуллин яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Улугбек Вайисов чаңгыда – 1нче, гер күтәрүдә 2нче урынны алды. Механизаторлар бәйгесендә чыгыш ясаган Ришат һәм Альберт Мөбарәковлар беренче унлыкка керделәр. Татарстан командасының җиңүенә Раниф Хафизов, Данил Ганиев, Сабина Хәбирова чаңгы спортында зур өлешкерттеләр. Уеннар 7 спорт төре буенча узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев