Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл халкы чаң суга: бруцеллез безгә килеп җитә күрмәсен!

Әтнә районында бруцеллез авыруы килеп чыгуы турында хәбәр таралды. Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен район ветеринария берләшмәсе начальнигы Зөлфәт Ганиевка, ветеринария иминлеге һәм күзәтчелеге идарәсенең Саба территориаль бүлеге башлыгы Искәндәр Латыйповка мөрәҗәгать иттек. Ни кызганыч, алар аяктан егарлык хәбәрнең дөреслеген расладылар.

 Кешеләр генә түгел, маллар да авырый һәм әле ешрак та. Дуңгызларда африка  чумасы, мөгезле эре терлекләрдә себер түләмәсе, кош гриппы турында күбебез ишетеп белә. Инде менә кичә бездән ерак  булмаган Әтнә районында бруцеллез авыруы килеп  чыгуы турында хәбәр таралды. Әлеге сорауга  ачыклык  кертү өчен район ветеринария берләшмәсе начальнигы Зөлфәт Ганиевка, ветеринария иминлеге һәм күзәтчелеге идарәсенең Саба территориаль бүлеге башлыгы Искәндәр Латыйповка мөрәҗәгать иттек. Ни кызганыч, алар аяктан егарлык хәбәрнең дөреслеген  расладылар.

– Чыннан да, бруцеллез авыруы Әтнә райо­нының Тукай хуҗалыгындагы тер­лекләрдә табылды. Моны экспертиза раслады. Хуҗалыкта 5500 баш мал исәпләнә. Шуларның  2500е  сыерлар булып,  көнгә 60 тонна  сөт  савыла  иде. Закон нигезендә әлеге чир табылган хуҗалыктагы барлык мөгезле эре терлек юкка чыгарылырга тиеш. Зыянны күз алдына  китерүе дә  кыен. Хәзерге вакытта хуҗалыкның 5 мең баш малын юк итү оештырылган. Авыру билгеләре табылмаса да, маллар урында ук чалына, ә бруцеллез авырулылары яндырыла,– диде Зөлфәт Ганиев.

– Авыру каян  килеп  чыккан һәм беренче билгеләре нинди соң?    

– Хәзерге  вакытта чирнең  килеп  чыгу  сә­бәпләре  ачыклана. “Тукай” хуҗа­лы­гын­да  сыерларда чирнең беренче  билгесе  – аборт күзәтелгән. Ягъни үле бозаулар туа башлаган. Алга таба чирле малда артритлар һәм бурситлар барлыкка  килә. Авыруның инкубация  чоры  (клиник симптомнар барлыкка килгәнгә кадәр) 2 атна тәшкил итә, әмма инде ул терлек инфекция таратучы булып санала. Бруцеллез шул  ягы белән  хәтәр дә. Иң  куркынычы – бактерия терлектән кешеләргә дә   күчәргә  мөмкин. Авыру малның сөтен, итен ашап та зарарлануың ихтимал. Нәтиҗәдә кешенең сөякләре кәкрәя һәм берничә  ай эчендә инвалидка әйләнә. Бруцелла  сөттә –10, ак майда – 35, малның эчке органнарында, сөяктә, иттә – 60, тиресендә  120 календарь көнгә кадәр саклана.  Бактерияләр  сөтне  кайнатканда  75°С та - 20, 90°С та 1 секундтан соң; итне вак  кисәкләргә турап пешергәндә 100 градуста  1 минутта юк ителә.

– Шулай ук бруцеллез авыруы булган җирдән терлек  азыгы да (сенаж,  силос)  алып  кайтырга  ярамый. Чөнки  бактерияләр туфракта  – 150, суда һәм азыкта 120  көнгә  кадәр  саклана,– дип ачыклык  кертте Искәндәр Латыйпов.

Ветеринарлар терлек асручы хуҗалык  җитәкчеләрен,  фермерларның алар­ның территорияләренә кергән һәр транспортка (сөт алырга, тояк эш­кәртергә  килгән машина һәм башкалар) дезинфекция үткәрелергә тиешлеге турында да кисәтә. Терлекчеләр торакта өйдән киеп килгән курткалар белән түгел, фәкать  махсус  киемнәрдән генә йөрергә тиеш. Чит кешеләрне  фермага  кертү тыела. 

   “Читтән мал  алып  кайтканда иң элек баш ветеринария  идарәсенә запрос бирергә һәм “Россельхознадзор” идарәсе белән маршрутны  килештерергә  кирәк.  Урамнарда  мал  сатып  йөрүчеләр  кү­ренсә, кичекмәстән ветеринария бер­ләшмәсенә (тел: 2-30-93) хәбәр итү  сорала. Бер-беребездән яшереп эш­ләмик, чирне булдырмау  өчен үзара  ки­лешенгәнлек  кирәк”,– дип аңлата районның баш  мал табибы.

Бруцеллез авыруы килеп чыкканнан соң арзан бәядән бозау  сатучылар булырга мөмкин. Мондый очраклардан файда күрәм дип үзеңнең, якыннарыңның сәламәтлеген куркыныч астына куймавың хәерле. Терлек авырып китсә дә, ветеринарлар белән киңәшләшергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев