Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Авылда гомер итүчеләрнең пенсиягә чыгу яшен киметергә кирәк»

Тәкъдимем бар иде

Авылдан  кеше  китә, халык шәһәрләшә, балалар русча сөйләшә, диләр.  Газеталар   да шул  хакта   яза. Хөкүмәтебез дә  төрле программаларны гамәлгә  кертә, авылда үз эшен, бизнесын ачучыларга  булышырга тырыша. Әмма  һәркем дә  фермер була  алмый шул. Проблема  җитди,  уйланырлык.  Шул  уңайдан  мин дә үз проектымны тәкъдим итеп  карыйм  әле. Минемчә,  авылда гомер итүчеләрнең пенсиягә  чыгу  яшен киметергә  кирәк. Әйтик, хатын-кызлар – 55, ирләр элеккечә 60тан лаеклы  ялга  китсен.  Иманым  камил, пенсия яше  якынлаша башлагач, авылдан  китеп калага  урнашканнар туган нигезләренә кайтачак. Андыйлар, һичшиксез, күп булачак. Чөнки  күпләренең авылда туып-үскән  йортлары исән-сау  әле. Кайтучылар хәзер дә бар. Әти-әниләре нигезен тәртипкә  китерәләр дә, иркенләп яшәп яталар. Аларның  куллары  эш белә, авылны җанландыра ала. Ә шәһәр кешесе  чыксын 65 яшьтән  пенсиягә.  Алар бит кыш буена  бер  көрәк  кар  да  алып  атмыйлар (Казанда яшәүче  Мулланур  абыйны  мин шулай дип битәрлим).

Авылларны сакларга тырышыйк, бетермик әле, җәмәгать. Алар бит ил халкын туендыручылар.  Моңа  хәзердән  аерым игътибар бирмәсәк,  соңга  калуыбыз бар.

Мәгъдәнур  Гатауллин.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев