Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

АВЫЛГА КАЙТКАНЫНА ҮКЕНМИ

Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы эшенә йомгак ясадылар.

Сөт җитештерү буенча республикада алдынгылар арасына Саба районы да керде. Әлеге уңышта зур өлеше булган хуҗалыклар белән таныштыруны алфавит буенча – Арташ ро­бот­лаштырылган фер­­масыннан башларга бул­дык. Исемлек ба­шында булу белән генә түгел, "Нырты" авыл хуҗалыгы пред­приятиесенең әле­ге коллективын башкаларга үрнәк итеп тә куярлык. Арташның робот торагында 2019 елда барысы 20187 центнер сөт җитештереп йөкләмәне 111 процентка үтәделәр. Бер сыерга 9752 килограмм сөт савып алынды. Хәзерге көндә торактагы 208 сыер тәүлегенә уртача 29,5литр продукция бирә. Казан комбинатына көндәлек 1 сортлы, 3,7 процент майлылыктагы 5800 килограмм продукция озатыла. Литрын 18 сум 45 тиенгә җитештереп, 25,5 сумнан саталар. Тәүлек буе дидек, чөнки 4 робот сыерларны 24 сәгать дәвамында сава. Заман техникасы армый да, талмый да, алар өчен ял юк. Роботларга операторлар Искәндәр Сәйфуллин, Рифат Әхмәтов, Флорид Рәкыйпов, Илнар Хәйруллин ике сменада хезмәт күрсәтә. Фермадагы барлык торак­ларга азыкны "МТЗ-1211" тракторы белән Илгизәр Заһидуллин кертә, траншеяда "КУН-10" белән Илнур Дәүләтов эшли. Торак коридоры буйлап алларына салынганнан соң таралып киткән сенажны сыерлар авызына якынрак этеп китерүче робот йөреп тора. Сәнәк тоткан кеше күрмәдек. Ферма мөдире Илнур Кәримуллин аңарчы үзе дә робот операторы булып эшләгән. "Бездә Израильдәге шикелле, яңа технологияләрне башта урта буын звено җитәкчеләре өйрәнә, техниканы белүнең эш барышында кирәге дә чыга",– ди ул. Ә менә: "Сыерлар нәрсә ашап шулкадәр продукция бирә, рацион белән таныштыр инде",- дигән сорауга әллә ни ачылып китмәде, "сыйфатлы монокорм ашатабыз", – дию бе­лән генә чикләнде. Фир­маларның гына түгел фермаларның да бик ачып бетерергә ярамаган корпоратив серләре бар икән...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев