Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыр еллар узган өлкәннәр

Гыйнвар аенда районыбызда яшәүче 17 өлкән кеше – 90, бер кеше 95 яшен каршылый. Мөхтәрәм ветераннарыбызга олы юбилейлары уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатлары тапшырылды.

Шәмәрдәндә яшәүче Егорова Анастасия Степановнага да шушы көннәрдә 95 яшь тулды. Ул Кукмара районының Чура авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ике баласы вафат. Ике кызы Шәмәрдәндә, берсе Кукмара районының Ядегәр авылында яши. Ун оныгы, 11 оныкчыгы бар.

Сатыш авылында туган Нәкыя Сабир кызы Мусина 12 яшендә амбарга эшкә килә. 200 грамм ипи өчен чиратлашып молотилкада эшлиләр. Тәкәнеш районында урман кисү, Иштуганда вагоннарга агач төяү, Өтернәс тавына таш җәю эшләре дә аның тырыш куллары аша уза. Камага сал агыза, Шәмәрдәнгә ашлык ташый. 1954 елда авылдашы Миңнемөхәммәт Мусин белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. 1975 елдан Нәкыя апа шәхси хуҗалыклардан сөт җыеп, лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә 11 онык, 13 оныкчыгына кадерле әби булып, һәр имин аткан таңга куанып гомер кичерә.

Миңгәр авылында яшәүче Фәйзрахман Хәбибрахман улы Хәбибрахманов туган авылында башлангыч белемне алганнан соң атка тырма тагып кырда эшли башлый. 1952 елдан амбар мөдире була. Үрнәк бистәсендә механизаторлар курсын тәмамлап, 1954 елдан гомере буе тракторда эшли. Тырыш хезмәте өчен аңа 1993 елда «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем бирелә. Фатыйма Зәкәрия кызы белән гаилә корып биш бала тәрбияләп үстерәләр. 11 оныгы, 13 оныкчыгы да төп нигезгә бабалары янына җыелалар. Фәйзрахман Хәбибрахманов улы гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә.

Олы Кибәче авылында яшәүче Сания Гасыйм кызы Камалова ишле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Сугыш башланганда 10 яшьтә булган кызның әтисе һәм абыйсы фронтка китәләр һәм әйләнеп кайтмыйлар. Яшьтәшләре кебек үк, Сания апа да совхозда эшли башлый. Барлык эшләр кул көче белән башкарылганлыктан, балалар басуда чөгендер, бәрәңге алалар. 1954 елда Габделбәр Камалов белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә Сания апа кызы Рәүфә белән гомер кичерә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев