Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авызың кыек булса, көзгегә үпкәләмә

Агымдагы елның 8 июнь төнендә юл-патруль хезмәте инспекторы районыбыз авылла­рының берсендә “Лада” автомо­билен туктата.

Йөртүчедә алкоголь куллану билгеләре күзәтелә: авызыннан   аракы  исе  килә,  теле  көрмәкләнә, йөзе  кы­зарган  була. Инспектор аның исереклек  дәрәҗәсен   махсус прибор  ярдәмендә  ачыкларга тәкъдим итә. Әмма фамилиясе Әхмәтҗанов икәне ачыкланган йөртүче алкотекторга  өрүдән  баш тарта. Шуннан соң аңа  карата медицина тикшерүен узу  өчен хастаханәгә җибәрү турында беркетмә төзелә. Тоткарланучы  монысына ризалык  бирә. Әмма хастаханәдә фикерен  үз­гәртә. Медицина  тикшерүе  узуга  каршы килә. Шуңа да  карамастан, машина   йөртүченең   административ  хокук  бозуы  факты  суд  материаллары, барлык  процессуаль  документлар  белән  раслана.

Судта 40  яшьлек ир үзенең  гаебен тулысынча  тануын һәм  30  мең  сум   күләмендәге штрафны да хәзердән  үк  түләргә  әзер  булуын   белдерде.  Бер  ел да 6 айга транспорт  белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәчәген дә башын иеп, тыныч  кына тыңлады.

Менә 3нче ел инде Та­тар­стан Республикасы Ми­нистрлар Кабинеты күр­сәтмәсе нигезендә исерек йөртүчеләрнең исем-фа­милияләре, фотолары җир­­­ле матбугат битләрендә, те­­­левидениедән күрсәтелә. Бо­­лар юлларда  иминлек бул­ды­ру  максатында, башкаларга  са­­бак  булсынга  эшләнә. Моңа үп­­кәләмәскә,  гаепне үзеңнән  эз­ләргә  кирәк. Авызың  кыек бул­са,   көзгегә  үпкәләмә, ди­ләр бит.

Саба муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев