Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

АЯКНЫ АЛДАН КИЕНИК

Татарстанда аналог теле­­ви­­дение тапшырулар туктатылырга 31 көн калды. Агымдагы елның 14 октябреннән рес­публика цифрлы мультиплекска күчәчәк. Шуңа күрә теле- һәм радио ешлыклар өчен җаваплы оешмалар халыкның цифрлы телевидениегә әзерләнә торырга тиешлегенә басым ясый. Күчеш минимум чыгымнар таләп итәчәк, аның каравы егермеләп түләүсез каналдан яхшы сыйфатлы тапшырулар карау мөмкинлеге булачак.

Авыл җирлекләре биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, районда һәр гаилә дә цифрлы телевидениегә күчәргә әзер түгел әле. Хәзерге вакытта “цифрлы” сигналлар барып җиткән торак пунктларда 230лап йортта аналог тапшырулар карыйлар. Инде 14 октябрьдән телевизорлары цифрлыны күрсәтсен өчен аларга махсус приставкалар сатып алырга кирәк булачак. Татарстан хөкүмәте аз керемле гаиләләрдә аны сатып алучыларга компенсация бирү турында карар чыгарды. Ярдәм аз керемле, балаларына айлык пособие алучы күп балалы һәм инвалид баласы булган гаиләләргә (җан башына керем яшәү минимумыннан, ягъни 14175 сумнан түбәнрәк булса) һәм ялгыз яшәүче пенсионерлар һәм инвалидларга (җан башына керем 20 мең сумнан түбән) күрсәтелә. Моның өчен соңгы өч айда һәр хуҗалыктагы гаилә әгъзаларының кереме турында белешмәне, цифрлы телевизион приставка яки телевизион антенна сатып алынуын раслаучы документны социаль яклау бүлегенә 2019 елның 1 декабренә кадәр тапшыру кирәк. Күп балалы һәм инвалид балалары булган гаиләләр керем турында белешмә тапшырудан азат ителә.

Моннан тыш цифрлы сигналлар барып җитмәгән зонадагы биш авылда (Иске Икшермә, Мәртен, Олы Нырты, Тенеки, Югары Шытсу) 21 гаилә аналог телевидение тапшырулары карый. Бу очракта приставка гына ярдәм итмәячәк. Шуны исәпкә алып, республика Хөкүмәте карары нигезендә әлеге торак пунктларда яшәүчеләрнең спутник телевидениесе сатып алу һәм монтажлау чыгымнары компенсацияләнә. Спутник телевидение җиһазларының быел сатып алынган булуы шарт. Шушы очракта җан башына керемнәре яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләргә 7300 сум компенсация бирелә. Компенсация түләү буенча гаризаларны кабул итүче республика матди ярдәм үзәгенең район бүлекчәсеннән әйтүләренчә, әлегә бу мәсьәләдә мөрә­җәгатьләр кермәгән.

Аналог телевидение тапшырулары караучылар сораулар туган очракта, 8 800 220 20 02 телефон номеры яки http://tatariya.rtrs.ru/ сайты аша да мөрәҗәгать итә алалар.

Фото: tattelecom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев