Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Айгөл Бариева әтисе, күренекле артист Шамил Бариевны искә алу кичәсенә чакыра

Мәрхүм артистка быел 70 яшь тулган булыр иде.

Җырчы Айгөл Бариева мәрхүм әтисе, артист Шамил Бариевны искә алу кичәсенә чакыра. Чара Саба районы мәдәният йортында була. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Сезнең өчен бер яңалыгым бар. Быел әтиемә, Шамил Бариевка, 14 ноябрьдә, исән булса 70 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан, Аллаһы боерса, аның туган ягында, Сабада, матур гына искә алу кичәсен үткәрәбез. Әтием белән бергә үскән, укыган, эшләгән, укыткан шәкертләре, гомүмән якын булган кешеләрне чакырып калам», — дип яза ул.

Айгөл Бариева истәлекләре, фотолар белән уртаклашасы килгән кешеләрне элемтәгә чыгарга чакыра.

 

Искә алу кичәсе 14 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә башлана.

Шамил Бариев (1950—1994) — театр һәм кино актеры, ТАССРның атказанган артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты. Камал театрының әйдәп баручы артисты, театр педагогы, режиссёр, җәмәгать эшлеклесе. 

Фото: скриншот

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев