Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Айнурны Яшьләр парламентына сайлыйк

Дәүләт Советы каршында эшләп килгән Яшьләр парламенты быел ачык тавыш бирү рәвешендә формалашачак. 15 августта Яшьләр парламентына сайлаулар конкурсының беренче этабы тәмамланды. Конкурска 444 кандидат гариза тапшырган. Алар белән Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында һәм molparlament.tatar сайтында танышырга була.

Яңа парламентта 100 кеше булачак, алар яшьләрнең өч категориясен тәкъдим итәчәк. Үз-үзләрен тәкъдим иткән кандидатлар арасында студент үзидарәләре лидерлары, эшләүче яшьләр вәкилләре һәм эре оешмаларның профсоюз лидерлары, яшь әти-әниләр берләшмәсе, спортчылар, журналистлар, җырчылар, музыкант һәм блогерлар (!) да бар. Муниципаль районнардан 45 һәм яшьләр оешмаларыннан 35 вәкил булачак. Алара арасында "Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба төбәк бүлеге җитәкчесе Айнур Халиев та бар. Ул инде Яшьләр парламентына сайлауларга кандидатлар дебатларында катнашты һәм аның сайлау алды программасы, видеоәңгәмәсе, видеомөрәҗәгате белән 4.План Халиев А.Р..pdf, https://www.youtube.com/watch?v=-7KQAk8VWkI&t=3s, https://cloud.mail.ru/public/5PKU/CP4UGFLRm сылтамалары буенча кереп танышырга була. Айнур Халиевка https://open.tatarstan.ru/polls/ порталына кереп, тавыш бирергә кирәк (моның дәүләт хезмәтләре порталында ЕСИА системасы аша теркәлгән булу шарт). Тавыш бирү 6 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев