Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәмнәрен бәйге белән бәйләделәр

Саба урман хуҗалыгында үз һөнәрләренең осталары ачыкланды

 

 

   Бүген Саба урманчылары  Лесхозга  һөнәри бәйрәмнәре  алдыннан үткәрелүче традицион  ярышларына җыйналдылар. Утыз елдан артык үткәрелүче чарага бу  юлы кайбер үзгәрешләр дә  керткәннәр: остазлары  янына  мәктәп  урманчылыклары эшчәнлегендә катнашучы укучыларны да чакырганнар иде. Алар зур  кызыксыну белән бәйгенең   байтак төрләрендә  катнаштылар.  Яшь  урманчыларга бигрәк тә делянка бүлеп  алганда азимут  билгеләү өчен буссоль, биеклек һәм төрле урман-таксация приборлары белән эш итү ошады. Балалар агачның диаметрын үлчәм алу сәнәге ярдәмендә  үлчәү, кәлшәләрне утырту тәртибен   өйрәнделәр. Яфракларыннан агач- үсемлекләрне, файдалы һәм корткыч бөҗәкләрне  аеруда белемнәрен   күрсәттеләр. Конурста Лесхоз урта мәктәбенең “Нургали оныклары” яшь  урманчылары җиңү яулады. Березняк мәктәбе – 2нче, Сабабаш укучылары 3нче призер булды.

  Профессионал урманчылар арасында җиңүчеләр ярышларның урманнарны инвентарьлаштыру, саклау, яшь үсентеләрне  планлаштыру, гидроманипуляторда  агачтан   фигуралар  тезү, кәлшәләр утырту, хезмәтне  саклау, янгын   сүндерү,   машина   йөртү,  медицина хезмәте  күрсәтү төрләрендә  ачыкланды. “Үз эшенең остасы” исеме лесничийлар  арасында Айрат Гайнетдиновка,  аларның  ярдәмчеләре  арасында Илфат Ибраһимовка бирелде. Иң  яхшы  урман  мастеры булып  Ленар Шафыйков танылды. “УАЗ”  йөртүчеләрне прицеп тагылган  машинаны  арты белән  гаражга  кертү осталыгы    күрсәттеләр.  Бу  ярышта Юрий Григорьев  җиңде. Харвестер операторлары  арасында  Валерий  Ивановка тиңнәр булмады. Ул әлеге техника белән  агачны аударуда,   үлчәм белән  кисүдә  зур төгәллек   күрсәтте. Төрле  төсләргә буялгән агачларны Форвардер техникасы белән  төяүдә иң  кыска  вакытны  Эдуард Митрофанов   күрсәтте. Урманнан  агач  чыгаручы манипулятор белән бүкәннәрне  фигуралы тезү дә бик зур тәҗрибә, сабырлык  сорый. Әлеге бәйгедә иң яхшы нәтиҗәгә Марсель Хәйруллин иреште. Умартачылар бал  кортлары темасына  катлаулы  тест үттеләр, агачтан кәрәз рамнары  ясадылар. Шәмәрдән  урманчылыгыннан Фирдәвес  Шәймәрдановага 1нче  урын бирелде. Җитештерү предприятиеләре төркемендә селекция-орлыкчылык үзәге командасы җиңүче булды.

Хезмәт  алдынгыларын бүләкләү тантанасында Татарстан  урман хуҗалыгы министры  Равил Кузюров, район башлыгы  Рәис Миңнеханов катнашты. Үз һөнәрләренең осталарын  Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Рәхмәтуллин, “Саба укыту-тәҗрибә  урман хуҗалыгы” бюджет  учреждениесе  директоры  Хаҗи Фәйзерахманов  бүләкләнде.

Быелгы  конкурс Гаилэ елы  уңаеннан  хезмәт династияләренә  урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатлары тапшырылуы белән дә истәлекле булды. Мәйдан  түренә Миңнехановлар, Гыйззәтуллиннар, Әхтәмҗановлар,  Гарәфетдиновлар, Галиевлар, Сафиннар, Шәриповлар династияләре  вәкилләре  чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев