Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бала катнашында күңелсез хәл

Районда 20 майдан 4 июньгә кадәр барган “Игътибар: балалар” профилактика чарасында ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда балигъ булмаганнарның иминлеген тәэмин итүгә игътибарны нык көчәйттеләр. Операция барышында балаларның махсус утыргычсыз машинада йөрткәннәре өчен 17 ата-ана административ җаваплылыкка тартылды.

Моннан тыш “зебраларда” җәяүлеләргә юл бирмәгән 4 йөртүчегә беркетмә төзелде, транспорт хуҗалары белән әңгәмәләр үткәрелде. Кызганычка каршы, профилактика операциясе барган көннәрдә район үзәгендә мәктәп укучысы катнашында юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Күңелсез хәл 2 июньдә 13 сәгатьләр тирәсендә килеп чыга. Сабаның Г.Закиров урамы буйлап “ГАЗ” машинасында барган 1981 елгы йөртүче әрҗәдәге йөкне тиешенчә беркетмәгән була. Нәтиҗәдә машина артыннан чыгып торган металл профиль юл читендәге 2005 елгы кызның башына бәрелә. Зыян күрүче баш мие селкенүе диаг­нозы белән хастаханәгә озатыла. Күңелсез вакыйганың сәбәбе – юл хәрәкәте ка­гый­дәләренең 23.2 пункты (юл­да барганда йөртүче автомобильдәге йөк төшеп китмәсен, башкаларга комачау итмәсен өчен беркетелешен контрольдә тотарга тиеш) үтәлми. Аның гаебенә тулы бәяләмә ЮХИДИ тарафыннан административ тикшерү үткәрелгәч биреләчәк. Вакыйга турында кыз укыган мәктәпкә дә хәбәр ителгән.

Фото: https://pixabay.com | anhot

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев