Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бала катнашында өчләтә авария

Күрелгән профилактика чараларына карамастан, балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларының булып торуы борчу тудыра

Бала катнашында өчләтә авария

Күрелгән профилактика чараларына карамастан, балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларының булып торуы борчу тудыра. Быел районыбызда шундый 4 күңелсез хәл теркәлде. Әйтик, 12 августта Байлар Сабасының Закир Йосыпов урамында Теләче районыннан килгән 1970 елгы ир-ат “Лада” автомобиле белән янәшә территориядән чыкканда юлдан хәрәкәт иткән чит ил машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә хатын-кыз идарә иткән автомобиль шушы юлдан барган икенче транспорт чарасы белән бәрелешеп, кырыйга төшә. Аварияне китереп чыгаручы соңгы ике ел эчендә 21 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Штрафларын түләгән. Юл һәлакәтендә чит ил машинасын йөртүче авыр тән җәрәхәтләре алып, Арча хастаханәсенә озатыла. Аның пассажиры 2021 елгы С.ның яңак сөяге сына. ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев