Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Бала шәхесен формалаштыруда туган телнең роле» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате

Россия – күп милләтле дәүләт һәм анда төрле телләр яңгырый, төрле милләтләр мәдәнияте бергә күркәм рәвештә яши. 26 март көнне Килдебәк авыл китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Бала шәхесен формалаштыруда туган телнең роле» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.    

Алып баручылар балалар белән һәр телнең матур һәм бай булуы турында сөйләштеләр. Телебезнең ни дәрәҗәдә матур һәм бай булуын күрү өчен аны яхшы белергә кирәк икәнен ассызыклап үттеләр.

Шулай ук балалар «Эрудитлар» һәм «Замана балалары»  командаларына  бүленеп,  телгә багышланган  турнирда катнаштылар.  Балалар төрле биремнәрне дөрес итеп үтәп, зирәклектә  һәм тапкырлыкта үзләрен  күрсәтә алдылар. Аннан соң китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев