Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Балачак» балалар бакчасы тәрбиячеләрне республикакүләм семинарга җыйды

Семинар «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хезмәт күнекмәләрен формалаштыру һәм төрле хезмәт төрләрендә инициативалылыгын үстерү буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагогларының эш системасы» темасына узды.

 Узган атнада, Сабаның "Балачак" балалар бакчасы («Оникс» белем үзәге) базасында, тәрбиячеләр өчен "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хезмәт күнекмәләрен формалаштыру һәм төрле хезмәт төрләрендә инициативалылыгын үстерү буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагогларының эш системасы" темасына республикакүләм семинар булып узды. Саба, Арча һәм Кукмара районнары педагоглары семинар кысаларында тәрбиячеләр балалар белән бердәмлектә әзерләгән төрле мастер-классларда катнаштылар.  

Семинарның практик өлешендә кунаклар имбир прәннекләр бизәделәр, балавыздан шәмнәр төрделәр, чыршы үсентеләрен күчереп утырттылар, чәчәк букетлары ясадылар һәм "Марс кырыннан алып Кояшлы шәһәргә кадәр тикшеренүченең юлы күпме вакыт алган?" дигән сорауга җавап эзләделәр. Семинарның төп спикеры -ораторлык сөйләме укытучысы Мәрьям Салихова булды. Үзенең тренингы вакытында ул тавыш кую серләрен ачты. Гомумән алганда, семинар югары эмоциональ дәрәҗәдә, җылы, дустанә һәм ышанычлы мохиттә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев